Татарстан Республикасы территориясендә 1 ноябрь 16 сәг.тән 2 ноябрь 18 сәг.кә кадәр метеорологик хәлнең торышы турында кисәтү -консультация

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

  2022 елның 1 ноябрендә кич белән, 2 ноябрьдә төнлә һәм иртән  Татарстан Республикасы территориясендә:

- көчле кар яву, юеш кар;

- күз күреме начараю, кыска вакытлы буран;

- төньяк-көнбатыш, төньяктан 15-18 м/с тизлектә җил;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, ТР көнчыгышында кар көртләре барлыкка килү көтелә.

Проблема килеп чыкканда сез һәрвакыт "112" бердәм ашыгыч ярдәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз.  Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә линия һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш дирекциясенең Татарстан Республикасы өчен  "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4873202

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International