«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе «Курс» хәрби-патриотик хәрәкәте» коммерцияле булмаган автоном оешма белән берлектә «Мәгълүмати иминлек нигезләре. Базис дәрәҗәсе» цифрлы белем бирү курсы проектын гамәлгә ашыра.

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Белем бирү проектының төп максаты - «Мәгълүмати иминлек» юнәлеше буенча белем бирү учреждениеләре укучыларының һәм башка категория гражданнарның цифрлы грамоталылыгын күтәрү. Белем бирү курсы элементар дәрәҗәдә цифрлы мохит белән эшләүнең төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мессенджерлар һәм интернет челтәрендәге мошенниклык гамәлләренә ныграк каршы торырга мөмкинлек бирәчәк.

Цифрлы белем бирү курсына сылтама - https://anokurs.tech/

Курс вакыты: 2022 елның 15 ноябренә кадәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International