Сәнгать төне

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

«Казан арты» тарих-этнография музее  «Сәнгать төне 2022» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Музеебызга килгән кунакларга шәм яктысында мавыктыргыч экскурсия тәкъдим ителде.  Шулай ук һәр кунак самовардан  хуш исле шифалы үлән чәе эчеп, табадан гына төшкән тәмле коймактан авыз итте. Арча һөнәр ияләренең кул эшләнмәләрен, тәмле ризыкларын  “Казан арты”ярминкәсендә сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Сәнгать төненә килүче һәркем бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International