Туган ягым - яшел бишек

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее Арча муниципаль районы Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулады. “Туган ягым - яшел бишек ” проектының төп чаралары Арча ягының тарихын һәм әдәби мирасын саклауга багышлана. Проект район мәктәп укучыларына, студентларга, туристларга юнәлтелгән. Ә иң мөхтәрәм катнашучылар  -  ветераннар. Алар район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүче патриотлар. Проект кысаларында тарихи урыннар  буенча автоэкскурсияләр, велоэкскурсияләр һәм җәяүле походлар, шулай ук  әдәби, тарихи кичәләр, конкурслар үткәрү күздә тотыла. Грантның күләме - 385000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International