Арчаның 11нче “Күбәләк” балалар бакчасында “Көзге ярминкә” оештырылды.
Көннәр матур булуыннан файдаланып, ярминкә урамда үткәрелде. Бу бик уңайлы булды, чөнки сине бакчаның капкасыннан керүгә матур музыка, төрле милләт киеменнән әниләр, тәмле коймак, чәйнең хуш исе каршы ала. Ярминкәдә киштәләрдәге әйберләрнең төрлелеге үзенә җәлеп итә. Киштәләр көзге яшел, сары, кызгылт яфраклар, төрледән-төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән. Һәркайсы үзенчәлекле!
Киштәләрдә ни генә юк! Бакчаларда үскән яшелчәләр дисеңме, кышка ясалган салатлар, компот, кайнатмалар, өйдә пешкән чәк-чәк, кош телләре, хәтта кул эшләмәләре дә бар. Болар бар да әти-әниләр ярдәме белән оештырылды.
Килгән һәрбер кеше коймак һәм чәй белән сыйланмыйча китмәде. Бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булды. Һәркем үзе теләгән әйберен арзан бәядән ала алды.
Бу ярминкәне оештыруда ярдәм иткән барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ярминкәләр булып торсын, балалар, әти-әниләр, үзебез исән-сау булыйк!
Айгөл Әсхәдуллина,
Резедә Хәбибуллина,
мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләр