Арчаның 1нче балалар бакчасында “Нәни Сөмбелә” дип исемләнгән район бәйгесе булып узды.
2022 елда бу бәйгедә 27 бала көч сынашты. Уңыш бәйрәме татарларда гына түгел, барлык Идел буе халыкларында бик зурлап үткәрелә. Бәйге балаларга җиде милләт халкының дус, тату һәм бердәм булуын күрсәтүдән башланды. Бу чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы булу уңаеннан ике теманы берләштереп үткәрелде.
Чара ике өлештән торды. Беренчесе “Таныш булыйк” дип аталды. Анда кызлар, кызыклы итеп, үзләре белән таныштырдылар. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади сәләтләрен ачты.
Бакчабызның иң кечкенә кунагы 3 яшьлек Рамилә Закирҗанова иде. Ул Казанбаш балалар бакчасына йөри, бик матур итеп һөнәрләрен күрсәтте. Бәйгенең һәрбер катнашучысы ныклап әзерләнгән, монда тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең тырышлыгы кергән-леге ачыктан-ачык күренеп тора.
Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән Зәринә Исламова чыгыш ясады. Ул төрле яктан үзенең сәләтен күрсәтте.
Милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан уздырылган бәйге чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Жюри әгъзаларына чынлап та иң яхшыларны сайлап алу җиңелдән булмагандыр. Чөнки бар да яхшы. Ә сәләтле балаларга киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез.
Гөлназ Камалиева,
татар теле тәрбиячесе