Краснодар ипподромында 15-16 октябрь көннәрендә 2022 елның сезонын ябу буенча ярышлар булды.
Көзге Кубок ярышлары Краснодарда иң дәрәҗәлесе, абруйлысы санала. Чөнки анда чис-та токымлы иң шәп атлар чаба! Ярышлар ике көн барган. 21 ярыш булган. Призлар фонды 36 млн сумнан артып китә. Ни өчен язам мин бу турыда? Чөнки анда безнең Арча районы аты да чапты һәм... 3нче урынны алды. Бу турыда безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итте, фотоларын, видеосын җибәрде. Без шунда ук җиңү яулаган Сарагоса Мун кушаматлы атның хуҗасы Айзат Сәлаховның әтисе Шәйдулла Имамович белән элемтәгә чыктык. Ат финишка җитәрәк соңгы метрларда алга ыргыла һәм өченче нәтиҗәгә ирешә. Искиткеч күренеш!
– Сезнең ат кайсы ярышта катнашты? – дип сорыйбыз.
– Иң көчле 3 яшьлек бияләр чапкан “Супер-ОКС” ярышында катнашты безнең Сарагоса Мун кушаматлы ат, – дип сөйләде Шәйдулла Имамович. – Без Краснодарга ярыш карарга улым Айзат белән бергә бардык. Атны Краснодарга бер ай элек илтеп куйдык. Җайдагын үзебез эзләп таптык. Краснодар өлкәсенең иң шәп җайдакларының берсе – Юрий Кулинич! Призга 600 мең сумнан артык акча бирделәр. Безнең 3 яшьлек бия ат ул. Англия токымлы. Кабардино-Балкариягә каплатырга калдырдык. Краснодарда ат ярышлары бик матур үтә. Тәртип, культура. Безгә ошады”.
Мастер-җайдак Юрий Кули-ничның соңгы бер җиңүен генә әйтеп китәбез. Быел август аенда Краснодар ипподромында губернатор призына узган ярышларда катнашып, уңышка ирешә һәм 3 миллион сум акча ала.
Сеҗе авыл җирлегендәге “А. Сәлахов” фермер хуҗалыгының Сарагоса Мун кушаматлы атына уңышлар телибез! Ат хуҗаларын чын күңелдә тәбрик итәбез! Районны, республиканы киләчәктә дә сөендерергә язсын!
Румия Саттарова