Сайтларга юл ябык

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Арча районы прокуратурасы “Интернет“ челтәрен мониторинглау барышында Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүмат урнаштырылган 4 сайтны ачыклады.

Әлеге интернет-ресурсларда Rolex брендлы ялган кул сәгатьләрен сатып алырга тәкъдим итәләр.

Автор хокукы яки катнаш хокуклар объектларын законсыз файдаланган өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган.

Интернет-ресурсларда танылган брендлы сәгатьләрнең күчермәләрен сату турындагы мәгълүмат кешеләрне ялгыш фикерләүгә этәрә.

Район прокуратурасы судка тыелган мәгълүматны блокировкалау турында административ дәгъва гаризасы җибәрде. Суд аны тулысынча канәгатьләндерде. Хәзерге вакытта әлеге сайтларга керү юлы ябык, мәгълүмат алардан алынды.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International