Арчада кызыклы яңалык булды. Якшәмбе көнне Арча Боз сараенда хатын-кызлар хоккей уйнады. Казаннан ике команда кайтты.
“Маруся” һәм “Анаконда” командалары. “Анаконда” командасы Арча өчен уйнады.
Анда безнең Арча кызы Эльвира Мостафина уйный. “Казан хатын-кыз хоккейчыларын Арчага чакыру безнең идея булды, – диде Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров. – Максатыбыз хатын-кызлар хоккеен пропагандалау, үзебездә дә кечерәк балалардан башлап, кызлар хоккеен булдыру”.
Бу кызыклы чарага район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Хоккей командаларын сәламләп, аларга уңышлар теләде.
Бу хоккей үзенә бер кызыклы. Хатын-кызлар хоккее 1990 елларда популярлашкан. Ул Канада башкаласы Оттавада беренче тапкыр киң җәмәгать-челеккә чыккан.
Хоккей уйнаучы ир-егетләр: “Хатын-кызлар һәм ир-егетләр хоккеенда аермалык бар, – диләр. – Ир-егетләргә көч һәм тизлек хас, ә хатын-кызлар көч белән түгел, бик зирәк һәм өлгер хәрәкәт итә, аларның уены кызыклырак”. Бу турыда без үзе хоккей уйнау-чы, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров белән дә сөйләштек. “Арчада үткән хатын-кызлар хоккеен карадым, – дип сөйләде Айрат Фиркатович. – Бик әйбәт уйнадылар. Күптән уйнаганнары, бер команда икәнлекләре күренеп тора. Капкачылары да оста. Бигрәк тә Арча өчен уйнаган “Анаконда” командасыныкы”.
Әйе, хатын-кызларның хоккей уйнавын каравы кызыклы. Алар чынлап торып тырышып, бирелеп, онытылып, хәтта хис-тойгыларын яшермичә уйныйлар. Мөмкинлек чыкканда фотога да төшеп алалар. Күңелле!
Арча өчен уйнаган “Анаконда” командасы “Маруся” командасын 9:1 исәбе белән җиңде. Образлы итеп әйтсәк, “Анаконда” “Маруся”ны “йотты”. Арча кызы Эльвира Мостафинадан: “Ә ни өчен команданың исеме “Анаконда” – елан исеме?” – дип сорадык. “Без команданың исемен бик озак эзләдек, – дип сөйләде Эльвира. – Эзли торгач, “Анаконда” исемен кушарга булдык. Анаконда – бу бит искиткеч! Бу безнең тарих! Бу көч, елгырлык, зирәклек, үз дигәненә ирешүчәнлек! Команда 2019 елны оешты. Бездә 18 яшьтән 30 яшькәчә хатын-кызлар уйный. Һәм менә 2022 елда Арча спортының бер өлеше булырга карар иттек. Арчаны хатын-кызлар хоккеенда алга җибәрергә исәп”.
Дөрестән дә, ә нишләп әле хатын-кызлар хоккей уйнамас-ка тиеш?! “Анаконда” белән “Маруся” командалары матур уен күрсәттеләр. Килер бер көн, Арча кызлары да хоккейда үрләр яулар. Моңа ышанасы килә.
Румия Саттарова