Узган шимбәдә район шахмат федерациясе кубогына турнир үткәрелде. Анда 6 ноябрьдә узган бәйгедә иң күп балл җыйган сигез спортчы катнашты.
Алар дүрт парга бүленеп уйнадылар. Чирек финалга Ленар Вахитов, Марсель Хәлилов, Исмәгыйль Арсланов, Назыйр Фәттахов чыкты. Ә финалда Ленар Вахитов белән Марсель Хәлилов очрашты.
Марсель Хәлилов ике партияне откач җиңүченең кем булачагы ачыкланган кебек булды. Аңа инде калган ике партиядә ярты очко җыю да җитә иде. Әмма Ленар Вахитов алай гына бирешүчеләрдән түгел, ул ике партияне отып исәпне тигезләде һәм өстәмә уенда җиңү яулап кубокка ия булды.
Бәйгедә катнашучылар янында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров та булып киттеләр.
Ильяс Фәттахов