Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» уздыру турында

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 25 ноябреннән 05 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» уздырачак.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «кайнар линия» телефоны: 8(843) 238-53-68 буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 238-98-54 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге тарафыннан ВИЧ-инфекция проблемасы буенча 8 800 555 49 43 телефоны буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә. ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен бөтен дөнья кешеләре берләшә. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты- инфекциянең яңа очракларын булдырмау һәм ВИЧ/СПИДның таралуын туктату өчен авыруларны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую.

 Мөһим: лаборатория тесты гына вирусны вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ сайтында (InfoSPID.ru) һәм 8 (843) 272-70-90 ышаныч телефоны буенча ВИЧка медицина тикшерүе узу буенча кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.

Кирәкле мәгълүматны шулай ук «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм o-spide.ru. интернет-ресурсларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International