Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан Шекә авыл китапханәсендә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз иҗаты белән беррәттән, танылган шәхесләр Р. Нәбиев, блогер М. Зарипова тормышы белән танышырга мөмкин иде.
Кече яшьтәге укучылар өчен "Җир йөзендә яхшылык" дип исемләнгән чара узды. Чарада нинди кешене игелекле, ярдәмчел дип атап була, кешеләрдәге шәфкатьлелек сыйфатлары турында сүз барды.
Мәдәният хезмәткәрләре авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсенәдә булды.Алар балалар белән аралашып, бераз гына булса да күңелләрен күреп кайттылар. Шатлыкларын яшермичә, гаилә башлыгы Фәридә апа, гаиләләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйтте.