«Библиотека – ТВОЯ территория» проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире, якташыбыз Фәридә Төхвәтуллина белән ораторлык сәнгате буенча «Слово не воробей...» исемле мастер-класс узды.

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Халык алдында сөйләүдән курку каян килә һәм аның белән ничек көрәшергә? Әлеге һәм башка сорауларга чара спикеры Фәридә Фердинант кызы җавап бирде. Аннары дикция һәм артикуляцияне үстерү буенча мастер-класс үткәрде. Студентлар чиратлашып шигырьләр укыды, анализ ясадылар, Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты акчасына махсус әлеге чара өчен алынган микрофон ярдәмендә студентлар үзләрен тыңлады һәм фикер алыштылар. Чара ахырында Фәридә Төхвәтуллина үзенең киңәшләрен бирде, яшьләргә теләкләрен җиткерде һәм татар классикларын укырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International