Ипотека кредиты буенча дәүләт ярдәме

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 14 июлендәге 355нче номерлы Федераль закон балалары булган гаиләләрнең ипотека торак кредиты (займы) 2024 елның 1 июленә кадәр төзелгән булса, әлеге кредитны дәүләт ярдәмендә тулысынча яки өлешчә түләүне күздә тота.

Мондый дәүләт ярдәменә 2019 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган һәм ипотека кредиты (займы) буенча аны алучылар булып торган, Россия Федерациясе гражданины булган ата-ана дәгъва кыла ала. Моннан тыш, күчемсез милек объектында өлешләр (өлеш) алу нәтиҗәсендә яшәү бинасы гражданинның һәм аның баласының (балаларының) яисә ата-ананың һәм аларның баласы (балалары)ның гомуми милегенә күчкәндә ипотека торак кредитларын (займнарын) тулысынча яки өлешчә түләүне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр кертелде.

Валерий Медведев,

район прокуроры ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International