Бу арада сүз татарча көрәш буенча Татарстан Чемпионаты турында барды.
Электрон челтәрләрдән хәзер барысын да белеп торалар. Сораулар... Ни өчен арчалар 17нче урынны алган? Кемнәр көрәште икән? Без шунда ук бу дәрәҗәле көрәш турында сайтка язып элдек. Әмма алай актив рәвештә фикерләрен белдерүче, бәхәскә керүче булмады. “41 команда арасында 17нче урын әле ул алай ук начар түгел”, – дип язып, көрәшчеләрнең күңелен күтәрергә тырыштылар.
Сүзебез Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда 18-19 ноябрь көннәрендә булып үткән зурлар арасында Татарстан Чемпионаты турында бара. Анда барысы 41 командадан 344 көрәшче бил алышты. Безнең Арча районыннан 10 көрәшче катнашты. Алар: Күпербаштан Илшат Һидиятов, Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков, Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Арчада Укучылар сараенда эшләүче Саба егете Альмир Мифтахов, Иске Иябаштан Салават Әхмәтгалиев, Наласадан Дамир Әһлиуллин, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Кукмара егете Инсаф Корбангалиев, Арча педагогика көллиятендә укучы Кукмара егетләре Фәннүр Зыятдинов, Инсаф Кәримуллин, Арчадан Рамил Хәкимҗанов. Иң беренче булып шушы ярышта судьялык иткән 2нче категорияле судья, Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы, көрәш тренеры Фәнил Һидиятуллин белән сөйләштек. Рәхмәт, ул бервакытта да сорауны җавапсыз калдырмый. Шунда ук элемтәгә чыга. Сүздә генә түгел, эштә дә шундый ул. Анда шөгыльләнүче балалар көрәштә һәм регби спорт төре буенча җиңүләр яулап торалар. Әле менә күптән түгел Саратов шәһәреннән регби буенча 2нче урын алып кайттылар. Ә бу көрәшкә килгәндә, Фәнил Һидиятуллин болай дип сөйләде: “Күңелле көрәш булды, чөнки көрәшчеләр күп һәм бар да көчле иде. Тик менә безнең арчаларга гына уңыш килмәде. Жирәбәдән уңмадылар, баштан ук көчле көрәшчеләргә тап булдылар”.
Безнең үзебезнең дә көчле көрәшчеләребез бар бит, дигән фикер туа. Быел Казанда көрәшеп, машина откан Илшат Һидиятов, дөнья чемпионы Илшат Фазылҗанов һ.б. Үзләре белән элемтәгә чыктым. “Салкын тидердем, дәваланып ятам әле”, – диде Илшат. Сүзебез көрәшкә ялганып китте. Жирәбә, лидерлар... “Ничек болай килеп чыкты, син үзең дә күпме җиңүләр яулаган көчле көрәшче бит!” – дим. “Күрәсең әзерлек җитмәгәндер, – диде Илшат. – Эшлим бит. 85 кг.лылар арасында минем белән көрәшкән Чаллы егете Азат Гадерәшитов 3нче урынны алды. Аның белән көрәшкән бар иде инде...”.
Район көрәш федера-циясенең яңа рәисе Илнар Гайнетдинов фикерләрен дә тыңлыйк.
– Ел нәтиҗәләре буенча район көрәшчеләре республикада 5нче урында, узган ел 6нчы булганбыз, – дип сөйләде район федерация рәисе Илнар Гайнетдинов. – Бу ярышка килгәндә, егетләр тырыштылар, көрәштеләр. Мондый ярышлар бик кирәк. Гел призлы урыннар гына алып, чемпион гына да булып булмый. Әмма куркыныч берни дә юк. Алга таба көрәшергә, ныклап шөгыльләнергә кирәк. Туктарга ярамый. Татарстан чемпионаты анализ ясарга, хаталар өстендә эшләргә бик зур этәргеч булды.
Татарстан чемпионатында 75 кг авырлыктагылар арасында 3нче урынны алган Инсаф Кәримуллинның да хәлләрен белдек. “Мин көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнәм, – дип сөйләде ул. – Арча педагогика көллиятенә килгәнче минем Кукмарада тренерым (көчле тренер) Илсур Нәҗмиев иде. Җиңүләргә килгәндә, яшьләр арасында ике тапкыр Татарстан чемпионы һәм бер тапкыр Россия чемпионы булдым һәм республикада 2нче, 3нче урыннар алган бар. Миңа хәзер 18 яшь. Татарстан чемпионаты иң авыр ярышларның берсе ул, чөнки анда лидерлар җыела һәм Россия чемпионатына көчле көрәшчеләрне сайлап алу бара. Татарстан чемпионатына ел буе әзерләндем. Тренерым – көрәштә танылган, күп тапкырлар Арча сабантуе батыры булган, Татарстан һәм Россия чемпионы Илшат Һидиятов. Әзерлек яхшы булды, шуңа да ярышка зур уңышлар яулармын дигән өметтә бардым. Россия чемпионатына Татарстан чемпионатында үз үлчәү авырлыгында 1нче урыннар алганнар бара. Мин дә барачакмын, әмма катнашырга түгел, карарга, өйрәнергә, тәҗрибә алырга барам”. Уңышлар!
Спорт шундый инде ул: кем җиңә, кем җиңелә. Әмма әзерлекне ярата. Күрше районнардан Саба командасы 19нчы урында, Әтнә – 20нче, Биектау – 26нчы. Ә менә Теләче – 4нче, Балтач – 6нчы, Кукмара – 9нчы. Наласа егете Фаяз Зарипов 85кг.да 2нче урынны алды. Әмма ул Теләче өчен көрәште.
Командалар беренчелеге
1. Лаеш
2. Әлмәт
3. Чаллы (Комсомольский)
4. Теләче
5. Казан (Яңа Савин районы)
6. Балтач
7. Түбән Кама
8. Чаллы (Автозаводской)
9. Кукмара
10. Мамадыш
11. Түбән Кама
12. Казан (Вахитов районы)
13. Балык Бистәсе
14. Лаеш шәһәре
15. Актаныш
16. Баулы
17. Арча
18. Тукай
19. Саба
20. Әтнә
21. Питрәч
22. Чистай
23. Тәтеш
24. Азнакай
25. Алабуга
26. Биектау
27. Апас
28. Кама Тамагы
29. Минзәлә
30. Чирмешән
31. Казан (Совет районы)
32. Әлки
33. Чаллы (Центральный)
34. Зәй
35. Балтач-2
36. Ютазы
37. Яңа Чишмә
38. Нурлат
39. Сарман
40. Алексеевск
41. Яшел Үзән
Румия Саттарова