Традицион спорт бәйрәме

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

20 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды.

Әлеге уеннарның оештыручысы һәм иганәчесе – Садиковлар гаиләсе.

Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спортка гашыйк Ришат Садиков волейбол уенының фанаты дисәк тә ялгыш булмас. Яңа Кенәр авылында бу спорт юнәлешенең үсешендә Садиковлар гаиләсенең роле зур. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар рәхмәтле.

Якшәмбе көнне мәктәп спорт залында узган уеннарда алты команда катнашты: Министрлар Кабинеты, “Татар радиосы” ди-джейлары, татар эстрадасы артистлары, Ришат Садиков гаиләсе, Яңа Кенәр һәм Бәрәскә (Әтнә районы) командалары. Ярышлар көндезге 10нан кичке 5кә кадәр дәвам итте.

Спорт бәйрәменә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. “Спорт –һәркемне дә алга илтүче өлкә. Бүгенге ярышларда матур уеннар күрсәтеп, лаек-лы команданың җиңүләр белән кайтып китүен телим. Әлеге бәйрәмне оештыручы Ришат Садиков гаиләсенә зур рәхмәт. Алдагы елларда да әлеге традицияне дәвам итәргә язсын”, – дип ярышларны ачып җибәрде ул.

Ришат Садиков үз чиратында, килгән һәр командага һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Рәхмәт йөзеннән мәктәпкә телевизор бүләк итте.  

Уеннар ике спорт залында барды. Гадел хөкемдарлар, уенчыларга көч биреп җанатарлар һәр уенны игътибар белән күзәтте. Кызу уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде: 1нче урында – Министрлар Кабинеты, 2нче – татар эстрадасы артистлары, 3нче урында “Татар радиосы” ди-джейлары командасы. Җиңүчеләргә кубок-лар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук катнашучылар арасында иң оста уйнаучылар да билгеләнде. Иң яхшы уенчы дип “Татар радиосы” ди-джейлары командасыннан Айзат Хәлилов, иң оста һөҗүмче дип Министрлар Кабинеты командасы уенчысы Кирилл Фролов һәм иң яхшы сакчы дип татар эстрадасы артистлары командасыннан Мансур Гайнетдинов танылды.

Барлык катнашучылар исеменнән танылган җырчы һәм алып баручы Булат Бәйрәмов оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сез оештыручылар һәм без катнашучылар булмасак, бу бәйрәм булмас иде. Шулай дустанә мөнәсәбәттә ел саен очрашып торырга язсын. Аралашып яшик. Сәламәт булыйк”, – дип, матур теләкләр белән тәмамлады ул әлеге спорт бәйрәмен.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International