Ярдәм тапшырылды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан зур колонна булып Луганскида махсус хәрби операциядә булган ир-егетләргә гуманитар ярдәм китте.

2 ноябрьдән бирле авыл халкы тарафыннан җыелган ярдәм Яңа Кенәрдән “ГАЗель” машинасында озатылды.

Әлеге ярдәмне җыю өчен оештырылган махсус штаб вәкилләре әйтүенчә, капчык-капчык яшелчәләр, 100 килограммнан артык ярма, 180 кап чәй, киптерелгән җиләк-җимешләр, калай банкалы ризыклар, юыну әсбаплары, бик күп күләмдә эчке киемнәр, перчаткалар, шәмнәр, шырпылар, медикаментлар һәм тагын башка төрле кирәк-яраклар җыелган. Шулай ук тимер мичләр эшләүчеләр һәм машина аккумуляторы алып бирүчеләр дә булган.

Кенәрләр бу изге эшне истәлекле чара итеп оештырдылар. Биредә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин чараны ачып җибәрде. “Шушы изге көнне егетләребез изге юлга дип җыендылар. Исән-сау барып, мобилизацияләнгән авылдашларыбызга тупланган ярдәмне тапшырсалар иде”, – дип башлады ул сүзен. Гуманитар ярдәмне җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Илшат Нуриев та әлеге теләкләргә кушылып, ирләрен, әтиләрен, балаларын көтүчеләргә сабырлык теләде. Авыл халкы башкарып чыккан зур хезмәткә соклану сүзләрен җиткерде. “Кичә генә үзем дә Казан-Экспога барып егетләребез белән күрешеп кайттым. Аларның кәефләре әйбәт. Барыгызга да зур рәхмәтләр әйтеп, сәламнәрен җиткерделәр. Бүгенге авыр вакытларда битараф булмаган райондашларга үз исемемнән рәхмәт әйтәм”, – диде ул.

Тагын бер зур йөк машинасы – Арча волонтерлары тарафыннан җыелган ярдәм. Арчадан киткән әлеге гуманитар ярдәм инде икенчесе. Бу юлы 6 тоннага якын озатылды. “Волонтерлар исеменнән әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кемдер акчалата, кемдер эше белән, кемдер җылы сүзе белән ярдәм итә. Арчада шуның кадәр битараф булмаучы барлыгын белү куандыра. Алда салкын кыш. Шуңа да без бу эшне туктатырга тиеш түгел. Бүгенгедәй бердәм булсак, алга таба эшебез барачак”, –  диде Арчаның волонтерлар штабы вәкиле Алия Нигъмәтҗанова. 

21 ноябрьдә гуманитар ярдәмне алып китүчеләрдән “Илтеп тапшырдык, кайтыр юлга чыктык”, – дигән хәбәр алдык. 22 ноябрьдә 21 сәгатьтән соң алар кайтып җиттеләр. “Аллаһка шөкер, җыелган ярдәмне илтеп тапшырдык. Үзебезнең авылдан, күрше-тирә авыллардан берничә егет белән күрештек. Егетләрнең дә күңелләре булды, безнең яннан китәселәре дә килмәде. Юл күрсәтеп баручы кукмараларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бару соңгысы булмасын иде. Ярдәм җыюны шул ук урында дәвам итәбез”, – диде Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов.

Арча районы хакимияте гаражында иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 2202 2032 5819 0588, Аглиев Руслан Ахлиманович исемендәге  Сбербанк картасы 89625562525 номерына беркетелгән (СБП бар).

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International