Киңәштеләр, бурычлар билгеләделәр

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Ватан“ ширкәтендә хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән семинар-киңәшмә үткәрелде.

Елга йомгак ясап, алда торган бурычларны ачык-лау иде бу. Белгечләр, төрле хезмәтләр вәкилләре төпле анализ ясап, уңышлы яклар белән бергә җитешсезлекләрне дә күрсәттеләр.

– Быелгы ел үсемлекчелек тармагы өчен уңышлы булды, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Район буенча 220 мең тонна ашлык җыйнап республикада беренче урынны алдык. Бер гектардан уртача 40 центнерга якын уңыш чыкты. Билгеле, үзенчәлекле ел булды бу. Август аен тулысынча кертеп 40 көн буе яңгыр яумады. Шулай да, технология буенча эшләгән  хуҗалыклар югары  уңыш алуга ирештеләр.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин елның орлык әзерләү өчен уңай килүен билгеләп үтте. 2023 ел өчен 14686 тонна сабан культуралары орлыклары салынган. Планга карата 133 процент тәшкил итә. 49 проценты оригинал һәм элита категорияле. Бу – яхшы күрсәткеч. Фән һәм тәҗрибә раслаганча, югары категорияле орлыклар гектарга 3–5 центнер уңышны арттыра. Быел әзерләнгән орлыкларның үсү энергиясе – 87–90, тишелеше – 95–98 процент.

“Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов һәрвакыт гади һәм шул ук вакытта гаять мөһим нәрсәләр турында сөйли. Техника теркәлгән, техник карау үткән булырга тиеш. Төзек булмаганын алып чыгарга ярамый! Механизаторларның документлары тәртиптә булуы шарт. Шушы таләпләрне үтәмәгәндә механизатор да, техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше дә (гадәттә ул баш инженер була инде) җавапка тартылачак. Бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда җәза тагын да кырыслана.

Монда тагын бер авырткан урын бар әле. Закон таләпләре буенча моның өчен хокук документы (халык  телендә – правасы), категориясе булмаган кеше тракторга да, комбайнга да утырырга тиеш түгел. Мондый документка ия булуның бер катлаулылыгы да юк, Үрнәктәге көллияттә курслар оештырабыз, дип торалар.

– Моннан соң кесәгә суга торган итеп эшләргә туры килә, – диде Г.Касыймов. – Бер механизаторны курсларда укыту 11 мең сумга төшә. Ә тиешле документы булмаган килеш техникага утырткан өчен ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.

Семинарда техниканы кышкы саклауга кую, ремонтлау турында да сөйләштеләр, “Ватан“ ширкәтендә әлеге эшләрнең барышын карадылар.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International