Камиллекнең чиге юк, диләр. Без моның мисалларын шәһәребездә, районда күреп торабыз.
Күпме кешеләрне төрле якларга тараткан, каршылаган Арча тимер юл вокзалының үз тарихы бар.
1890 елда беренче тимер юл салына. 1893 елда аннан товар поездлары йөри башлый. 1894 елның 11 июнендә Казанга Мәскәүдән беренче пассажир поезды килә. 1911–1914 елларда Арча тимер юл вокзалы төзелә. 1914 елда тимер юлның икенче чираты сафка баса, сос-тавлар ике якка да тоткарлыксыз йөри башлый.
Үз тарихында төрле вакыйгаларның шаһиты булган тимер юл вокзалы шәһәребезнең капкасы да әле ул. Ә хуҗасының кем икәнлеге капка төбеннән билгеле, диләр. Кунаклар да бит беренче тәэсирне шуннан ала, бәя бирә.
Федераль һәм республика программалар тормышыбызның төрле өлкәләрен үз эченә ала. “Уңай шәһәр мохите формалаштыру“ дип аталган федераль проект районыбызда уңышлы тормышка ашырыла. Безнең район Бөтенроссия конкурсында “ТатАрские предания – в город старой дорогой по ул. Коммуна“ дигән проект белән катнашып грантка ия булган иде. Мондый эшләрдә тәҗрибәсе булган “Эталон“ ширкәте менә шул проектны тормышка ашырды да инде.
Коммуна урамы – тимер юл вокзалыннан шәһәр үзәгенә җәяү үтә торган төп урам. Һәм иң кыска юл да. Җәяү сәяхәт итүче туристлар да шуннан үтәргә ярата. Әлеге урам “Казансу“ паркына, стадионга, ипподромга алып чыга. Ә аларда төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә.
23 ноябрьдә Коммуна урамы буенча төзекләндерелгән территорияне ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, кунаклар катнашты.
– Шундый катлаулы чорда да мондый проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән ил, республика җитәкчеләренә зур рәхмәт! – диде Илшат Габделфәртович. – Проект авторы Эдуард Губеевка, “Эталон“ ширкәте коллективына, үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Биредәге барлык эшләр район халкына уңайлы булсын дип, аларның теләкләрен исәпкә алып башкарылды.
Вокзал каршында бик матур ял зонасы булдырылган. Ике якта түбәләп алынган ял итү урыннары. Уртада балалар мәйданчыгы, яшел зона. Сәяхәт итүчеләрне алып килгән автобусларны кую өчен дә урыннар бар. Велосипедчылар, җәяүлеләрнең юллары аерым. Коммуна урамы буйлап тротуар эшләнде, Казансу елгасы аша яңа күпер салынды.
Соңыннан кунаклар әлеге урам буйлап сәяхәт иттеләр, күргәннәрдән бик канәгать калдылар.
Ильяс Фәттахов