Бүген Үзәк китапханә базасында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре белән очрашты.
Очрашуга шулай ук Арча үзәк район хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, пенсия фонды һәм социаль иминият фонды вәкилләре дә чакырылган иде.
Очрашу барышында халык дарулар белән тәэмин итү, мәгариф хезмәтләре, матди түләүләр һәм мәдәни-массакүләм чараларда катнашу шартлары буенча сорауларга җаваплар алды.
Мондый очрашулар бөтен гомерләре балаларын реабилитацияләү һәм дәвалауга багышлаган әти-әниләрнең борчыган сорауларына җаваплар табарга ярдәм итә.