Әниләр бәйрәме

2022 елның 9 декабре, җомга

Салкын кышка кергәндә көннәрне нәрсә яктырак һәм җылырак итә? Ул –  Әниләр  бәйрәме.

Үсеп килүче буында әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, балаларыбыз, ягъни, 5нче А сыйныфы укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Гөлшат Ринатовна белән “Әниләргә назлы сүзләр әйтик” дигән кичә уздырдылар. Билгеле, бәйрәмнең төп кунаклары без – әниләр булдык. Иң кадерле кешеләргә багышланган чара ихлас һәм җылы рухта үтте.

Шагыйрьләр дә үзләренең иҗатларында әниләренә аерым игътибар биргәннәр һәм аларны сокланырлык  җылылык, ярату белән тасвирлаганнар. Э.Асадов, Е.Евтушенко, Р.Рождественский, Р.Гамзатов шигырьләре, биюләр, җырлар беребезне дә битараф калдырмады. Күңелле уеннарда катнашу әниләрне һәм балаларны үзара тагын да якынайтты.

 Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган йөрәкчекләрне кадерле кешеләренә бүләк иттеләр. Йөрәктән йөрәккә күчкән ярату күзләрне яшькә чылатты. Балаларыбызның күңелләрендә әниләренә карата булган хөрмәт һәм кадерләү хисләре гомер буена саклансын иде. Эчтәлекле, матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен укытучы Гөлшат Ринатовнага һәм балаларга зур рәхмәт!

 

Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 5нче А сыйныфы укучыларының әниләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International