.jpg)
Килеп керүгә исем китте: спортзал умарта күчедәй гөж килеп тора.
Арчаның 6нчы мәктәбе спорт залы көрәшче малайлар белән тулган, ике келәмдә көрәш бара, көрәшчеләрне куәтләп кычкыралар, тренерлар бер урында басып тора алмый, ярышны алып баручы нәтиҗәләрне игълан итә – мәш киләләр.
Үткән шимбәдә Арчада 2007-2008, 2009 елгы һәм аннан да яшьрәкләр 191 бала бил алышты. Ярышлар Алмаз Искәндәров, әти-әниләр призына үткәрелде. Алмаз Искәндәровның үзенең дә ике улы көрәшә. Ислам белән Ильяс. Россия чемпионы Исламның редакциядә кунакта булганы бар. Быел мартта Казанда үткән ярышта Ислам, 2008-2009 елгы 60 кг.лылар арасында җиңеп, Россия чемпионы булды. Ул вакытта Ислам әтисенең көрәшне яратканын, Россия чемпионы булгач, әтисе белән әнисенең (Рания) бик тә куанганнары турында сөйләгән иде. Һәм менә тагын куаныч: Ислам бу ярышта да үз яшьтәшләре 60 кг.лылар арасында 1нче урынны алды. Афәрин! Әтисе, эшмәкәр, 3нче тапкыр көрәшкә иганәчелек иткән Алмаз Искәндәров: “Баладан да, тренердан да күп нәрсә тора, – дип сөйләде. – Фәнил Фәнисович чын тренер. Бөтен күңелен биреп, баланың үзенчәлеген табып эшли торган белгеч. Рәхмәт”. Арчаның 6нчы мәктәбеннән 20 көрәшче катнашып, шуның 11е 1нче һәм 2,3нче урыннарны алды.
Көрәшче малайлар безнең район мәктәпләреннән, Әтнә, Теләче, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан килделәр. Күрше район тренерлары белән сөйләшкәндә: “Арчада ярышлар еш үтә”, – дигән фикерне ишеттем. Әле 12 ноябрьдә генә Арчаның спорт комплексында 2005-2006 елгы яшүсмерләр көрәште. Инде менә бер ай да үтмәде, 26 ноябрьдә тагын көрәш. Ярышлар 6нчы мәктәптә үткәч, көрәш тренеры Фәнил Һидиятуллиннан һәм иганәче Алмаз Искәндәровтан: “Идеясе кемнеке?” – дип сорадык. Һәм: “Безнеке”, – дигән җавап ишеттек. Әнә шулай башлап йөрүчеләр, оештыручылар булганда татар көрәше үсәчәк. “Ярый килдек әле, – ди Коркачык авылыннан тренер Рәсим Хәйруллин. – 8 көрәшчене алып килдем. Менә шулай очрашып торсаң гына, көрәшчеләр шомара. Болай итеп оештырганга Арчага зур рәхмәт кенә инде”.
Дөнья чемпионы Фирдүс Зәйнуллин да монда. “Яшел Үзән районы Осиново бистәсеннән килдек, 12 бала белән. Үзем 36 яшьтә, – дип сөйләде. – Сезнең авыл сабантуйларында да, “Таттелком” үткәргән Симетбаштагы зур сабантуйда, Шушмабашта баш батыр булып калган бар.
Көрәшне күзәтә-күзәтә тренерлар, көрәшче малайлар белән сөйләштек. Күз тимәсен Ашытбаш малае Аяз Фәйзрахмановка! Озак көрәшеп тормый, сала да керә. Ут! 11 яшь, 5нче сыйныфта укый. “Тренерым Марат Сәләхов, – ди. – Көрәшергә яратам. Алып салырга һәм җиңәргә!”. “Аяз, соңгы вакыттагы җиңүләреңне, иң зур бүләкләреңне әйт әле!”. “25 июньдә сабантуенда җиңгән өчен скутер бүләк иттеләр. Сабага ярышка баргач, җиңгәч, 3 мең сум акча бирделәр. Шул акчага шлем алдык”.
.jpg)
Кайбер көрәшчеләрнең әти-әниләре дә килгән. Арчадан Рәмзия Ахунова улы Самир өчен ут йотып утыра. Сөбханалла, Самир көрәштә генә ялт-йолт түгел, сөйләшүгә дә оста булып чыкты. Ул 28 кг.лылар арсында 1нче урынны алды. Рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Арчаның 6нчы мәктәбендә 4а сыйныфында укый. 10 яшь. “Бу минем 8нче ярыш, – дип сөйләде Самир. – Һәр ярышта урын алам. Чөнки көн саен шөгыльләнәм, өйдә дә, әти белән”. Әнисе Рәмзия ханым: “Узган ел Арча Сабантуенда балалар арасында 1нче урынны алды. Марига ярышка барып, 2нче урын алып кайтты. Яңа Кенәрдә атаклы Мөхәммәдияровлар катнашында үткән зур ярышта җиңде. Күрше-тирә районнарда үткән ярышлардан да сөенеп кайтты”.

Лесхоздан Радмир Абдуллин гәүдәгә озын егет. 13 яшьтә. Көндәшен оста салды. Мәйданнан керүгә үзе белән сөйләштек. “3 сыйныфтан көрәшкә килдем, – дип сөйләде Радмир. – Хәзер 7 сыйныфта укыйм. Тренерым Илүс Әскәров. Безнең нәселдә, әнием (Сиринә) ягыннан көрәшчеләр бар”. “Көрәштә иң мөһиме нәрсә?”. “Буй да (186 см) әһәмиятле, әмма көрәшкә акыл кирәк. Көндәшеңне белү, аның көчен алдан чамалап эш итү мөһим. Аның өчен бергә шөгыльләнергә, бүгенге кебек ярышларда очрашырга”.
Кәчедән Алмаз Гобәев кебек егетләр гадәттә “Җиңәм!” дип ашкынып тора һәм җиңә дә. Ярышларда без моны күреп торабыз. Ә бу юлы, ни гаҗәп, урын ала алмады. “Әзерлек җитмәде, шуңа җиңелдем. Мин бит хәзер Казанда, һөнәр көллиятендә укыйм”, – диде Алмаз. Мәктәптән чыгып киткәч, кайбер көрәшчеләр югала, дип борчыла тренерлар. Алмаз, сиңа көрәшне дәвам итәргә инде, югалмаска!
...Ярышлар көне буе барды. Караңгы төшкәнчегә кадәр. Ахырдан 1, 2, 3нче урыннарны алучыларга медаль, диплом, акчалата бүләкләр тапшырылды. Наласадан 1 сыйныф укучысы Раяз Шакировны күккә чөйделәр. Көрәшчеләр нәселеннән булганга һәм беренче җиңүе белән котлап, олыракларны да җиңгән өчен зурлап чөйделәр. Котлыйбыз!
Нәтиҗәләргә килгәндә, Арчаның 6нчы мәктәбе 1нче урынны (тренеры Фәнил Һидиятуллин), Лесхоз мәктәбе – 2нче (Илүс Әскәров), Кәче мәктәбе командасы (Рәис Галиев) 3нче урынны алды. Уңышлары белән котлап, Лесхозның тәҗрибәле көрәш тренеры Илүс Әскәровның фикерләре белән кызыксындык.
– Лесхоз мәктәбеннән 20 егет, Мәтәскә мәктәбеннән 12 бала алып килдем, – дип сөйләде Илүс Әскәров. – Ярыш югары дәрәҗәдә үтте, дип саныйм. Районда көрәш үсә. Һәр ярыш ачык үткәрелә, башка районнар да катнаша. Районнар үзләренең иң көчле көрәшчеләрен алып килә. Декабрьдә тагын ике ярыш көтелә. Алдагы Татарстан беренчелегенә үтәсе ярышларга мондый очрашулар бик кирәк.
Румия Надршина