Арча Мәдәният йортында “Тулган ай күк түгәрәктер әнкәйле дөнья гына!” дигән исем астында бәйрәм концерты узды.
Ул Әниләр көне уңаеннан оештырылды.
Гомумән, бу көннәрдә бер генә клуб, авыл мәдәният йорты да әниләр бәйрәмен читләтеп үтмәде. Һәркайда бәйрәм чаралары узды. “Йөрәктән-йөрәккә” дигән җырлы-биюле тамаша әниләр көне уңаеннан оештырылды. Ашытбаш, Кысна һәм Илдус авылларыннан килгән хезмәттәшләребез белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык”, – дип язды Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
Район хатын-кызлар советы да чираттагы утырышын шушы көнгә туры китереп үткәрде. Җитәкчесе Альмира Гатауллина гаиләдә хатын-кызларның роле, гаилә кыйммәте турындагы мәсьәләләрне күтәрде. Гаиләдә ана балаларны тәрбияләүдә нәрсәне үрнәк итеп куя? Совет әгъзалары шушы сорауга җавап итеп үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
– Соңгы вакытта аерылышулар бик күбәеп китте. Бу бездә борчу тудыра. Сәбәбе нидә? Аерылышу дәрәҗәсенә килеп җиткән парлар белән әңгәмәләр оештырам. Кайберләре белән икешәр сәгать аралашам. Гаиләне саклап калу максатыннан уңай мисаллар китерәм. Тик, кызганыч, күп очракта аралашу без теләгәнчә тәмамланмый. Сәбәпләре нидә? Төрлесе бар. Әни кеше баласы гаиләсен саклап калу өчен барысын да эшләп карарга тиеш. Чөнки гаилә учагын суытмыйча аналар саклый, – диде Альмира Гатауллина.
Концерт барышында менә шундый гаиләләргә үрнәк итеп куярлык аналар сәхнәгә күтәрелде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов котлады, иң изге теләкләрен җиткерде, районыбызның иң күркәм, иң матур, үрнәк гаиләләренә бүләкләр тапшырды.
Шундый гаиләләрнең берсе – Урта Сәрдә авылыннан Дания һәм Нәкыйф Вәлиуллиннар. Бу көнне аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Дания ханым белән Нәкыйф ага гаилә учагын саклап, аны мәхәббәтләре белән җылытып 53 ел дәвамында тигез гомер итәләр. Икесе дә педагог-лар. Педагогия институтын тәмамлагач туган якларына кайталар һәм Урта Сәрдә мәктәбендә укыта башлыйлар. Нәкыйф аганың хезмәт стажы 49 ел, шуның 15 елын ул мәктәп директоры була. Пенсиягә чыккач “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Хәзер ул авыллары мәчетендә имам-хатыйб.
Хатыны Дания ханым 42 ел математика укыта. Ике бала үстерәләр. Икесе дә югары белем алып, югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Дүрт оныклары бар. Хәзер бәхетле әби белән бабай алар уңышларына сөенеп яшиләр.
Бу көнне сәхнәгә Илһамия Гыйлаҗиева да чыкты. Бик күп бәйгеләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яулаган, Арча сәхнәләрен гөрләткән “Сөембикә” һәм “Сөембикә гөлләре” бию коллективларының җитәкчесе, йөзләгән балага бию күнекмәләрен бирүче педагог ул.
Биючеләрен күреп сокланабыз, чыгышларын алкышлыйбыз, ә үзен сәхнәдә күрми дә идек. Шушы көннәрдә генә Илһамия ханым республикакүләм “Нечкәбил” бәйгесендә икенче урынны яулаган!
Чыгышын ул һинд киносы мотивында эшләгән. Казан сәхнәсенә ире Фәнис тә, өч улы, ике килене, булачак килене, кайнана-кайнатасы да күтәрелгән. Шушы искиткеч матур чыгышын ул концерт көнне Арча тамашачысына да тәкъдим итте һәм көчле алкышлар яулады.
Район хатын-кызлар советы рәисе буларак Альмира Гатауллина өч ананы сәхнәгә чакырды.
– Арчадан Фәридә Мөхәммә-диярова 12 бала тәрбияләп үстереп, уникесенә дә диярлек югары белем биргән, олы тормыш юлына чыгарган ана. Бүгенге көндә балалары бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр, тормышта да үз урыннарын тапканнар. Казанбаштан Гөлара Шәрипова дүрт бала анасы, танылган шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы. Аның шигырьләре күпләрнең өстәл китабына әверелде, – диде Альмира Мидхәтовна. – Фрадия Шәймуллина гомер буе дәрәҗәле урыннарда эшләде. Хәзерге вакытта районыбызда дини белем, тәрбия бирүгә зур өлеш керткән шәхес. Алар яшьләргә үрнәк аналар.
Концертта районның сәнгать осталары, үзешчәннәр берсен-берсе алмаштырды. Кич буе җыр тынмады. Ана белән бала да сәхнәгә чыкты. Ансамбльләр дә чыгыш ясады. Аерым җырчыларны да тыңладык. Биюләр карап хозурландык. Аларның эчтәлеге бер нәрсәгә килеп тоташа – “Әнкәй, сиңа мең рәхмәт”, “Әниемнең учы”, “Әниемә рәхмәт”, “Җырлыйм әнием турында”... .
– Әни бит ул иң көчле кеше. Әниләрнең куллары иң назлысы, алар уч төпләрендә кояш йөртә. Минем әни әйтә, гаилә ул – җылы учак. Беренче көннән ул учакны хатын-кыз ничек кабызып җибәрә, шулай бара.
– Нәрсә ул бәхет? Бәхет ул – әни. Салкын тидергәндә эчерткән мәтрүшкәле чәе, йомшак куллары белән маңгаеңа кулын куюлары бәхет түгелмени? Хәерле юл теләп озатып калуы, тәрәзәдән күзен алмыйча көтеп торуы да бәхет бит? Өй түрендә дога укып утыручы әниең булу шулай ук зур бәхет.
Концертны алып бару-чыларның бу сүзләре уйландырды да, дулкынландырды да. Әниләрнең кадерен исән чакта белергә кирәк. Шуңа кояш гомере телибез, әниләр, сезгә.
.jpg)
Гөлсинә Зәкиева