Лаеклы алмаш үсә

2022 елның 9 декабре, җомга

“Илһам алам күңел чишмәсеннән” дигән бәйрәм тантанасы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыруга багышланды.

Бу бүләк районда 2009 елда булдырылды. Ул 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен тапшырыла.

Шулай ук яшь каләм ияләрен, талантларны барлауны да максат итеп куя. Быел тантана уникенче тапкыр үтте. Яшь каләм ияләрен котларга Казаннан да кайтканнар иде. Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым да катнашты. Һәм әлеге чара шәһәр үзәгендәге якташ язучыларыбыз аллеясында Гариф Ахунов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте, аннан Арча үзәк китапханәсендә дәвам итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина быелгы Гариф Ахунов исемендәге әдәби бүләкне алучыларны котлады, аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде.

Мондый чара ике елга бер уздырыла. 12 ел дәвамында анда бик күп яшьләребез катнашып, әлеге дәрәҗәле премиягә ия булды инде. Араларында әдәбият, сәнгать дөньясын гомерлек юлдашлары итеп сайлаганнары, бүгенге көндә республика газета-журналларында, телевидениедә эшләгәннәре дә бар.

Быел әдәби премия алу өчен бәйгегә 12 яшь каләм иясе үзләренең эшлә-рен тапшырган. Берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Шигьрият өлкәсендә урын алганнарны Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Әймәт котлады.

– Арча халкына рәхмәтлебез. Гомер-гомергә үзендә туып-үскән әдәбият, сәнгать әһелләрен зурлап яшиләр. Гариф Ахуновка килгәндә, ул шундый шәхес, еллар үтеп, арабыздан киткәч тә, безгә көч биреп тора. Заманында Гариф Ахунов белән аралашып, аның ярдәмен тоюым белән чиксез шатмын, – диде ул һәм үзенең шигырен укыды, китапханәгә китабын бүләк итеп тапшырды.

“Шигьрият” номинациясендә икенче дәрәҗә премиягә Наласа мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Зилә Габдрахманова лаек булды. Зилә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Алар “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау” газета-журналларында басыла. Ул үзен проза, драматургия, публицистика өлкәләрендә дә сынап карый.

Илдус авылыннан Айгөл Хәбибрахманова лаеклы төстә өченче урынны яулады. Бүгенге көндә Яшел Үзән медицина училищесында фельдшер һөнәрен үзләштерә. ”Тормышымның һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә тырышам. Кечкенәдән хыялланырга яратам. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр язам, бәйгеләрдә катнашам, урыннар яулыйм”, – дип язган ул үзе турында.

“Проза” номинациясендә икенче урын Шушмабаштан Ләйсән Галәветдиновага бирелде. Ул шәхси газета редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. “Язганнарым барысы да тормыштан алынган. Үзем, якыннарым, танышларым язмышын бәян итәм”, – дигән Ләйсән. Хикәяләре, гыйбрәтле язмалары республика газеталары битләрендә дә урын алган. Алга таба үзен шушы өлкәдә үстерергә тели.

Ләйсән шулай ук шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә җырлар да иҗат ителгән. Бу көнне ул “Туганыма” дигән җырын (Айдар Тимербаев көе) үзе башкарды, аны Фирдүс Тямаев репертуарыннан дип таныштырды.

Ашытбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Азалия Сабитова шулай ук икенче урынны алды. Ул “Нур” телерадиостудиясе журналисты. Азалиянең кызыклы, уйланулы, фәлсәфи язмалары республиканың балалар өчен газета-журналлары битләрендә дә басылып килә.

Гомумән, бәйгегә эшләрен тапшыручыларның күбесе Зөлфирә Зарипова җитәкләгән “Нур” телерадиостудиясенә йөрүче егетләр һәм кызлар иде дисәм, ялгышмамдыр. Журналистларны биредә “коеп” кына торалар. Зөлфирә апалары һәрберсенең сәләтләре турында аерым күп итеп сөйли ала. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә җиңүләр яулыйлар, читләргә чыгып фильмнар төшерәләр, районда үткән чаралардан репортажлар эшли алар. Атна саен, кайчак берничә тапкыр авыллардан килеп йөрү дә куркытмый үзләрен. Чөнки аларны журналистика үзенә тарта.

“Публицистика” номина-циясендә беренче урынны яулаган Наласадан 10нчы сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдинов, икенче урынны алган Лесхоз мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Адилә Галимҗанова, өченче урынны яулаган Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Фәттахова да шулай ук “Нур” телерадиостудиясе журналистлары. Айгөлнең ирешкән уңышлары бик күп. “Язам, иҗат итәм, сәнгать илен гизәм һәм киләчәктә дә тормышымны шул рәвешчә үрүне дәвам итәргә телим”, – ди яшь журналист Айгөл Фәттахова.

“Публицистика” номина-циясендә Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова да җиңүче булды. Ләйлә журналист, республика газета-журналлары белән тыгыз элемтәдә тора. Язмаларында төрле темаларны яктырта. Кешеләр белән аралашырга ярата. Иҗат итү аңа дәрт өсти. “Сәнгать җитәкчесе булуым да, журналистика да иҗат белән бәйле. Шуңа канатланып эшлим. Гариф Ахунов исемендәге премиягә үз эшләремне җибәрү минем өчен бик җаваплы адым”, – дип яза ул. Һәм шул җаваплы адымны лаеклы үтеп, җиңүгә дә ирешә.

“Проза” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне шагыйрә һәм музыкант, Гариф Ахунов исемендәге әдәбият оешмасы әгъзасы Камилә Латыйпова тапшырды. Ә яшь журналистларны Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова тәбрикләде.

– Арчаларга рәхмәт, әтине онытмыйлар, – диде ул. – Гариф Ахунов исемендәге премияне тапшыру 2009 елдан бирле дәвам итүе моның ачык бер мисалы. Әтигә яшь алмаш үсә, талантлы каләм ияләре барлана.

Чараны Сөмбел Заһидуллина, Расих Галимҗанов матур җырлары белән бизәделәр, Айгөл Фәттахова сәнгатьле итеп Нурисә Габдуллинаның “Печән өсте” дигән әсәрен укыды. Соңыннан истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр. Киләчәктә дә яңадан-яңа сәләтле яшьләребез белән очрашырга язсын. 

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International