Җиде кешегә беркетмә төзелгән

2022 елның 9 декабре, җомга

Ноябрьнең өченче атнасы ел да юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Һәм традиция буенча ел да Арча беренче номерлы урта мәктәбенең Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәтер акциясе үткәрә. “Хәтер күгәрченнәре” дигән шундый чара быел да булды. Балалар машиналарны туктатып, руль артында утыручы өлкәннәрне юлда сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр. Чөнки өлкәннәр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар да очрый. Ә бу һәлакәткә китерә һәм еш кына аяныч тәмамлана.

Агымдагы елның 10 аенда республикада юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып тиешсез урында каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 252 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 81 кеше һәлак булган, 428 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу белән бәйле булган административ хокук бозу очракларын барлау һәм тыю максатыннан 21-27 ноябрьдә “Каршы як полоса” дигән профилактик чара үткәрелгән. Атналык кысаларында район юлларында рейдлар оештырылган. Шушы кыс-ка гына аралыкта да җиде беркетмә төзелгән.

Әлеге юл кагыйдәсен үтәмәгән өчен транспорт белән идарә итүчегә биш мең сум күләмендә штраф салына яки дүрт айдан алты айга, ел дәвамында яңадан шушы ук административ хокук бозуны кабатласалар, бер елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган, алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыккан транспорт белән идарә итүчеләрне барлау максатыннан районда даими рәвештә рейдлар, “Тоннель” профилактик чаралары үткәрелә. Алар киләчәктә дә дәвам итәчәк, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

– Көннең караңгы вакытында шәһәрдән читтә юл кырыеннан йөргәндә яктылык кайтаручы элементлар турында да онытмаска кирәк. Куркынычсызлык каешы такмау да кайчак аяныч нәтиҗәләргә китерә. Балаларны машина салонында махсус җайланмасыз йөртергә ярамаганлыгын да онытмасыннар иде, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре.

Башта кар юк, дидек. Кар яуды. Тик соңгы вакытта булып үткән бозлы яңгыр юлларда бозлавык хасил итте. Шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Бәхеткә, безнең районда кеше тормышына зыян китерердәй юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде. Әмма көн үттеме, һава торышы үзгәреп тора, шуңа юлларда бик игътибарлы булырга кирәк.

Исән-имин булыгыз, үзегезне дә, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне дә саклагыз.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International