Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында газификацияләүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линия» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ үткәрү һәм җиһазлар урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200 гә якын җавап бирелде.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе» буенча 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итүе аша 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатькә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча кабул ителә.