Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны
2022 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, «Мәрхәмәт-Милосердие»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатачак.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 телефоны аша whatsapp' ка җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.