Алар сабый баладай куана

2022 елның 17 декабре, шимбә

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Казан психоневрология интернатында күркәм традиция сакланып килә.

Инвалидлар атналыгында татар җырчылары бирегә килеп, үзләренең иң матур җырларын бүләк итәләр.

Бу мизгелне интернатта тәрбияләнүчеләр зарыгып көтеп ала, ә аннан соң бер елга җитәрлек истәлекләрен барлый. Мондый изге эшкә үз  өлешебезне без дә керттек. Ашабаш клубы мөдире Ләйлә Афзалова, Күпербаш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина, татар эстрадасының якты йолдызы Люция Мусина һәм Нияз Хәбибуллин белән бәйрәм концерты оештырдык. Мондый чараларның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тансык икәнлеген аларның күзләренә карап та аңлап була. Аларда бернинди ясалмалык юк. Кемгәдер ярарга тырышып, көчләп кул чабып та утырмыйлар, мәҗбүри рәвештә биемиләр дә. Алар сабый баладай куана.

Менә шушы гөнаһсыз кешеләрдән үрнәк алып, сау-сәламәт булуыбызга шөкер кылып, һәр көнебездән тәм табып яшәргә өйрәнергә кирәк. Тормышның бөтен матурлыгы да шунда. Ни кызганыч, кайберләребез бу хакыйкатькә бик соң төшенә.

Бу хакта безгә үзе дә шул концертта чыгыш ясаган Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International