Бер хыялы чынга ашкан

2022 елның 17 декабре, шимбә

Тумыштан әйләнә-тирәне күңел күзе белән генә күрүче райондашыбыз Диманың хыяллары күп. 

Пиговаевлар гаиләсенең тетрәндергеч язмышы турында газетабызның узган санында язган идек. Әлеге язмада Диманың ике зур хыялы барлыгы да искә алынды. Әлеге хыялларның берсе чынга ашу турындагы шатлыклы хәбәрне әйтеп, Диманың әнисе Наташа шалтыратты.

“Изге күңелле кешеләр улыма синтезатор бүләк итте”, – дип, шатлыгы белән уртаклашты ул. Синтезатор гына түгел, яңа колонка да алып биргәннәр алар. Үзләрен күрсәтергә теләмәүче әлеге ярдәмчеләр Яңа Кенәр авылыннан. “Аллаһның рәхмәте яусын аларга. Улымны шатландырганнары өчен, үзләре дә гел шатланып яшәсеннәр”, – диде Наташа Пиговаева. 

“Мин бик бәхетле. Бу минем иң зур хыялларымның берсе иде. Хәзер өйрәнгәннәрне искә төшереп, синтезаторда концертларда чыгыш ясарлык итеп уйнарга тырышачакмын”, – дип шатлыгын яшерә алмыйча, кат-кат рәхмәт сүзләрен әйтте Дима. 

Мәрхәмәтле кешеләр моның белән генә бетми. Икенче көнне Әтнәдән бу өлкәдәге белгечләр килеп, синтезаторны тиешенчә көйләп, Димага күнекмәләр биреп китәләр.

“Лаешта Диманы бу юнәлештә укыткан укытучы белән элемтәгә кердем. Синтезаторлы булуыбыз турында әйттем. Улым белән эшләр өчен белгечләр җибәрәм, диде ул. Һәм менә егетләр килеп, Диманы барына да өйрәтеп киттеләр”, – диде Наташа. 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International