Өлешчә мобилизация башлангач, районыбыздан да махсус хәрби операциягә ир-атлар китә башлады. Алар башта “Казан Экспо“да әзерлек курслары үтте. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылдан да 18 ир-ат китте.
Яңа Кенәр авыл җирлеге каршында гуманитар ярдәм җыю өчен инициатив төркем төзелде. Төркемдә 11 кеше. Берсен дә чакырып китерәсе булмады. Үз теләкләре белән килгән кешеләр. Беренче утырышта ук төркемнең җитәкчесен, секретарен, хисапчысын, юристын билгеләдек. Төркем оешканчы бу эшне әфганчы Рашат Салихҗанов башлап җибәргән иде инде.
Яңа Кенәр авыл җирле-геннән киткән “Казан Экспо“да әзерлек узган ир-атларның хәлләрен белергә, гуманитар ярдәм тапшырырга берничә тапкыр бардылар. Очрашканнан соң, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын сорап ярдәм күрсәтелде. Анда район башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре дә берничә тапкыр булдылар. Хәзер инде алар махсус операция урынында, Луганскида.
Октябрь ахырында безнең инициатив төркем махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны җәелдереп җибәрде. Яңа Кенәр сельпосының ике катлы кибетенең беренче катында ярдәм җыю пункты оештырылды. Илфат Сабиров, Илнур Камалиев палаткаларны җылыту өчен 6 тимер мич ясап бирделәр. Бик әйбәт эшләгәннәр. Заводта ясалган дип белерлек.
Бу эшнең нинди әһәмиятле гамәл икәнен аңлап, акчалата, әйберләтә ярдәм итүчеләр дә күп булды. Авылдагы эшмәкәрләр, читтә яшәүче якташларыбыз да ярдәм кулы сузды.
Сөрде, Шурабаш ягыннан җыелган әйберләр Арча шәһәренә илтеп бирелде. Яңа Кенәр авылының үзеннән җыелган гуманитар ярдәм 18 ноябрьдә “ГАЗель“ машинасына төялеп арчалар, кукмаралар белән юлга чыктылар. Озата баручылар Рашат Салихҗанов, Гарифулла Әхмәтгалиев (Арчадан), Ленар Гарипов – өчесе дә әфганчы.
Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән Кызыл Яр авылында яшәүче Рәфкать Шәрипов “УАЗ“-фермер машинасы сатып алып, гуманитар ярдәм дә төяп улы Айзат янына махсус операция зонасына китте. Машинаны улына калдырып кайткан. Менә нинди кешеләр бар безнең җирлектә.
Инициатив төркем телефон аша һәм атнага бер авыл җирлеге бинасына җыелып, эш барышын анализлап, алга бурычлар куеп, эш алып барды.
3 декабрьдә төркемнең чираттагы утырышы булды. Бу утырышта “ГАЗель“ машинасы шоферы Ленар Гарипов кына катнаша алмады. Әтнәләр аның машинасына гуманитар ярдәм төяп, безнең хәрбиләр янына киттеләр.
Бу утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова да катнашты. Ул район башлыгы Илшат Нуриевның инициатив төркемгә, Яңа Кенәр халкына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерүен әйтте. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән элемтәдә булу, ярдәм җыюны туктатмаска кирәклеген искәртте.
Гуманитар ярдәм илткән Рашат Салихҗанов госпитальдә, хәрби частьләрдә ничек каршы алуларын, татар егетләренең чорнап алып яннарыннан китәсе килмәүләрен, күрергә атап барган егетләр белән очрашу күңелле булса да, аерылуы авыр булуын сөйләде. Ул гуманитар ярдәм тапшырган часть командирыннан Арча районы һәм Яңа Кенәр халкына рәхмәт хатлары алып кайткан. Рашат үзе әфган сугышы ветераны, сугышны үз күзләре белән күргән, үз йөрәге аша үткәргән кеше буларак, аның теләге – сугышка киткән ир-егетләргә мөмкин кадәр ярдәм итү.
Инициатив төркем әгъзалары гуманитар ярдәм җыюны шул ук бинада дәвам итәргә дигән фикергә килде.
Хөрмәтле авылдашлар! Моңа кадәр дә бик актив булдыгыз, бик күп ярдәм җыеп җибәрдек. Бу юлы да актив катнашырга чакырабыз. Аз булса да өлешебезне кертик. Җыю пункты 9дан 15 сәгатькә кадәр ачык.
Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе,
инициатив төркем әгъзасы