Бәхет аны үзе эзләп тапкан

2022 елның 17 декабре, шимбә

Минем әнием Зәкия Кирам кызы Ногыманова Чистай районы Татар Ялтаны авылыннан. Ул 1932 елның 10 декабрендә туган.

Әтисе – безнең бабай, армиядән кайткач, атлар карый. Әнинең әнисе ерак Петропавловскидан кайткан.

Кайтканда юлда аның әйберләре белән сандыгын урлыйлар. Әниләр биш бала була. Зур гаилә. Көчкә очны-очка ялгап баралар. Алар үз балаларына яхшы белем бирә алалар. Чистайда педагогия училищесын тәмамлагач, безнең әни юллама белән Арчага килә. Арчада ул гомерлек юлдашын – Мәкъсут Мөбарәк улы Ногымановны очрата. Һәм алар бергә-бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Әнинең педагогия юлы озын. Ул тәрбияче ярдәмчесеннән балалар бакчасы мөдиренә күтәрелә. Күренекле педагог Константин Ушинский болай дип әйткән: “Әгәр дә сез хезмәтне дөрес итеп сайласагыз һәм аңа бөтен күңелегезне бирсәгез, бәхет сезне үзе эзләп табар”. Безнең әни нәкъ менә шундый бәхетле кеше.

Хезмәт юлында балалар бакчасы ишеген беренче тапкыр ачып кергән көннән күп еллар үткән. Ул тәрбияләгән балалар күптән инде зур үсеп, тормышта үз урынын тапкан. “Мин иң элек үзем эшләгән балалар бакчасын бик тә яраттым, – дип сөйли әниебез. – Ул минем икенче өем иде. Бу искиткеч һәм серле балалар дөньясы миңа бик кадерле булды. Бәйрәм алды көннәре аерата күңелле мәшәкатьләр белән үтәр иде. Бәхетле балаларның яңгыравыклы көлүләре, әти-әниләрнең балаларына яратып сок-ланып караулары, хезмәттәшләремнең күпкырлы иҗади эшләре – алар берсе дә онытылмый... Мин авыр һәм катлаулы да, һәм күңелне күтәрә торган эшемне бик яраттым. Балалар бакчасына килүгә, сабыйларның самими күзләрен күрүгә барысын да оныта идем. Шундый гөнаһсыз сабыйлар дөньясында, иҗади коллективта эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Хезмәттәшләрем һәм әти-әниләр белән ике арада мөнәсәбәтләр урнаштыра белергә, аларның таләпләрен дөрес итеп аңларга, һәр нәрсәгә уйлап тотынырга, мәшәкатьле, иҗади эштә үз урыныңны табарга өйрәтте. Балалар бакчасы җитәкчесе кем ул? Уйлана калсаң, балалар бакчасы җитәкчесе ул тәрбия, белем бирү эшендә оештыручы, тәрбияче, психолог, эшмәкәр һәм дипломант! Җитәкче тәртипле, эш сөючән, яхшы күңелле, сабыр, әдәпле булырга, коллективны оештыра белергә тиеш. Иң мөһиме – үз эшеңә мәхәббәт! Дөрестән дә, җитәкче бит ул үз артыннан коллективны әйдәүче, проблемаларны хәл итүче, бакча тормышын оештырып алып баручы. Ә бу эшне фикердәш командаң булмаса алып барып булмый. Мин бик шат, язмыш миңа чын дуслар-хезмәттәшләр бүләк итте. Мин коллективның уңышында үземнең дә өлеш бар дип горурланам”.

Әниемә 90 яшь. Күрәсең, озын гомернең үзенең серләре дә бардыр. Минемчә, әниемнең яхшы күңелле, якты бер кеше булуы яшәтә торгандыр. Безне сөендереп яшәсәң иде әле әни! Исән-сау бул! Без – балаларың шушы теләктә.

Лилия Вәгыйзова.

Арча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International