Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру башланды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә  үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халык арасында сораштыру  ачылуы турында хәбәр итә.

Сораштыру республика территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм проблемалы зоналарны ачыклау максатында үткәрелә.

Сораштыру Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Открытый Татарстан (tatarstan.ru) сылтамасы буенча үтеп була .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International