Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре...” дигән искә алу кичәсе оештырылды. Якташыбыз 64 ел яшәп күпмедер дәверен генә иҗат итүгә багышласа да, татар халкына бик бай мирас калдыра. Бүгенге кичәдә Мостафа Ногманның иҗаты белән кызыксынучы якташы, Сөрде авылы китапханәчесе Вәлиева Альбина Илгизәр кызы, районыбызның хөрмәтле ветераны Гарипов Шафигулла Зәйнуллович, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы, Мостафа Ногманның фәнни эшчәнлеге, тормыш юлы, иҗатына тулы күзәтү ясадылар. Шулай ук Казанбаш мәктәбе укучысы, күп конкурслар җиңүчесе Адиля Гатаулллина, Арча педагогия көллияте студенты Рөстәм Бикчәнтәев Мостафа Ногман сүзләренә язылган моңлы җырларын башкарып кичәбезгә ямь өстәделәр.