Татарларны да уздыралар

2022 елның 23 декабре, җомга

Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим–2022” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте. 

Ул быел алтынчы тапкыр инде Арча педагогика көллиятендә оештырыла. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән татар телен белгән һәм балалар белән татар телендә дә эшләүче рус телле тәрбиячеләр көч сынашты. Әгерҗе, Лениногорск, Чистай, Чаллы, Балтач, Аксубай (бердәнбер ир-ат тәрбияче), Казан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Ютазы, Буа, Алабуга, Азнакай якларыннан килгәннәр иде. Арчадан икенче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Вәлиуллина катнашты.

Бәйге ике этаптан торган. Сайлап алу турында республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениеләрендә эшләүче 54  тәрбияче катнашкан. Шулар арасыннан 15 кеше икенче турга сайланып алынган һәм Арча педагогика көллияте базасында үткән ярышта үзенең осталыгын исбатлап күрсәтте.

Икенче турда конкурсантларны берничә сынау көтә иде. Алар “Мин – шәхес” дигән тема астында үзләре белән таныштырдылар. Татар телендә. Шунысы сокландырды, араларында татар телендә кайбер татарлардан яхшырак аралашучылары да бар иде. Бу “Мин сине күңелле уенга өйрәтәм” дигән уен тәкъдим итүдә дә, “Тәрҗемә ит. Татарча өйрәнәбез” дип аталган уен-викторинада да, “Ирекле микрофон” дигән исем астында узган иҗади чыгышларда да күренде.

– Бәйгенең киң географиясен билгеләп үтәсем килә. Республиканың күп кенә районнары катнашты. Әлеге бәйгегә кызыксыну елдан-ел арта бара. Катнашучыларга материаллар тәкъдим итү һәм аралашу культурасы хас. Рус телле педагогларның татар телендә камил сөйләшүе һәм методик компетентлыгы турында аерым билгеләп үтәсе килә. Конкурсантларның иҗади сәләте һәм аларның профессиональлеге таң калдырды, – диде жюри әгъзасы, районның Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.

Беренче бәйге көллиятнең актлар залында үтсә, икенчесе сыйныф кабинетларында оештырылды. Биредә тәрбиячеләр балаларны күңелле уенга өйрәттеләр. Ә балалар, елдагыча, Арчаның бишенче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр. Алар шуның кадәр актив, үткен, бар нәрсәне шунда ук эләктереп алырга гына торалар. Бала бит, чит кеше янында югалып та калырга мөмкин иде. Юк, алар шунда ук уенга кереп киттеләр, теләп катнаштылар, моның белән конкурсантларга да зур ярдәм иттеләр.

Дөрес, балаларны җанлан-дырып, уенга бөтереп алып кереп китү өчен тәрбиячеләрнең үзләренә дә тырышырга туры килде. Кайберләре шулкадәр бирелеп, үзе дә балалар белән бер булып уйнады һәм шунда ук малайлар, кызларның ихтирамын, мәхәббәтен яулады, шуңа сынавы да уңышлы килеп чыккандыр, дип уйлыйм. Бәя кую жюри әгъзалары эше, мин үз фикеремне генә әйтәм.

Мәсәлән, Яшел Үзән районыннан килгән Елена Александрова чыгышы миндә шундый тәэсир калдырды. Ул балаларны уенга өйрәткәндә бер рус сүзен кулланмады. Шунда ук балаларны үзенә тартты, аларга “матурым”, дип кенә дәшеп, матур итеп аралашып, авызына каратып кына торды, чын әкият дөньясы тудырды. Елена Александрова лаеклы рәвештә беренче урынны да яулады.  

Арчадан Юлия Вәлиуллинаны икенче урын алуы белән котлыйбыз.

– Җиңүчеләр рәтендә булуыма шатмын. Икенчесендә беренче урын өчен тырышачакмын, – диде ул.

Юлия Николаевна өчен иң авыр бәйге “Тәрҗемә ит. Татарча өйрәнәбез” булган. “Хәтта барлык татарлар да бу сүзләрнең тәрҗемәсен белеп бетерми. Безнең турыда сүз дә юк инде”, – ди.

Ул үзе Биектау районының Березка бистәсеннән. Милләте буенча рус. Татар егетенә кияүгә чыккан. Ә татар телен балалар бакчасына йөргән вакытыннан ук белә икән. “Балаларны бик яратам, алар белән эшләү ошый. Шуңа әлеге һөнәрне сайладым да”, – ди. 2009 елдан бирле балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Чыннан да, аның балаларны яратканы беренче караштан ук күренде.

Ә өченче урында бәйгедә катнашкан бердәнбер ир-егет тәрбияче Александр Шуркин. Аның чыгышын, балалар белән ничек оста эшләвен, аралашуын күргәч, бер танышымның сүзләре искә төште. Дөрес, ул беренче сыйныф укытучысы. “Балалар аны үлеп яраталар, телләрендә гел шул гына”, – дигән иде ул. Балалар ир-атларга ныграк тартыла, димме? Александр Шуркин белән дә нәкъ шулай булды.

Гомумән алганда, бәйгедә катнашкан һәр тәрбиячене бер үк нәрсә берләштерә. Ул да булса, үз хезмәтләрен, балаларны ярату, һөнәрләренә тугрылык. Югыйсә, алар балалар белән эшли дә алмаган булыр иде. Чөнки сабый күңеле үзенә булган мәхәббәтне бик тиз тоеп ала һәм шулай ук җавап та бирә. Бу көнне тәрбиячеләр беренче тапкыр күргән балалар белән эшләделәр һәм аларның мәхәббәтләрен яулап алырга да өлгерделәр.

 

Гөлсинә Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International