-10 декабрь көннәре инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелде.
Әлеге бәйрәмнең максаты – хезмәткә сәләтен югалткан кешеләрнең проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау.
1-6 декабрь көннәрендә район мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган “Без тормышка гашыйк!” дип исемләнгән фестиваль узды. Фестивальнең йомгаклау этабы буларак, 9 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Бирегә җыелучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Һәркайсын борчыган сорауларны тыңларга әзер булып, булдыра алганча ярдәм итәчәген әйтте һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.
Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның да җиңүләре, омтылышлары, үз дөньялары бар. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәр юнәлештә аларның өлешләре зур. Арча районы ветераннар һәм инвалидлар советлары рәисе Рәмзия Хәмидуллина да бүгенге концертта моның шулай икәнен тагын бер кат ассызыклап үтте. “Бирегә бүген көчле рухлы, тормышка гашыйк кешеләр җыелган. Ни генә булса да, сезнең күңелегездә җылылык һәм йөзегездә елмаю. Сез тырышлар, талантлылар, күпләргә үрнәк булырлык шәхесләр. Алда безне тагын да зур эшләр һәм җиңүләр көтә. Барыгызга да уңышлар, чиксез ихтыр көче телим”, – диде ул.
Концертның сәхнә түрендә иҗади омтылышлары чикләнмәгән, аздан да күңелләре булучы артистлар чыгыш ясады. Аларның һәркайсыннан тормышка мәхәббәт һәм киләчәк көнгә ышаныч бөркелеп тора.
Чарада “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр һәм Мәрхәмәтлек үзәге каршындагы көндезге бүлектә шөгыльләнүчеләр катнашты.
Мөмкинлекләре чикле булып та, күңелләре белән көчле булып калучы райондашларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм сок-лану хисләре белдерелде. Фестивальдә катнашучыларга районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Гөлнур Миннебаева