Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Коткаручы көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм.

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Ил-көнебезгә нинди генә бәла-каза килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап каласыз. Шул ук вакытта сезгә килеп туган хәлдә дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына да куярга туры килә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, уңышлар, гадәттән тыш хәлләрнең азрак булуын телим!

Арча муниципаль районы башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International