"Картинг-яшьләр сайлавы" проекты тәмамланмый, яңа көч ала.

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елда "Картинг-яшьләр сайлавы" проекты Президент грантлары фонды грантына ия булды. Проект Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә картингны популярлаштыру һәм үстерүгә, әлеге спорт төре белән 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның массакүләм шөгыльләнүен 300 кешегә кадәр арттыруга юнәлдерелгән.

Проект 2022 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Арча Укучылар сарае командасы һәм Арча ДОСААФ автомәктәбе тарафыннан тормышка ашырылды. Укучылар сарае базасында грант ярдәме хисабына уку кабинеты җиһазландырылды, анда картинг буенча практик дәресләр үткәрү өчен автосимуляторлар урнаштырылды. Картларны йөртү буенча практик дәресләр Арча ДОСААФ автодромы һәм Арча шәһәре стадионы территориясендә узды. Проектны гамәлгә ашыру барышында картинг буенча 30 бушлай осталык дәресе үткәрелде, анда Арча районының 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 300дән артык баласы һәм яшьләре катнашты. Осталык дәресләрендә катнашучылар техник җайланма белән бәйле башлангыч белемнәр, картта йөргәндә куркынычсызлык техникасы һәм беренче йөрү күнекмәләре алдылар. Проектны гамәлгә ашыру барышында Арча ДОСААФ автодромы территориясендә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 150дән артык баланы һәм яшүсмерне җәлеп итеп, картинг буенча 4 ярыш: 2 «Өмет стартлары» ярышлары, Арча районы башлыгы кубогына ярышлар, Арча чакыруы – күрше районнардан катнашучыларны чакырып ярышлар үткәрелде. Картинг буенча ярышларны оештыруга һәм үткәрүгә эшчәнлекләре яшьләр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле проект партнерлары җәлеп ителде. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 100 дән артык бала системалы рәвештә картинг белән шөгыльләнүен дәвам итте. Проект Арча районының яшь пилотларына ел әйләнәсендә яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүе белән уникаль. "Картинг-яшьләр сайлавы" проекты тәмамланмый, яңа көч ала. 2023 елда команда картинг буенча дәресләр һәм ярышлар үткәрүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International