Татарстан Республикасы территориясендә кисәтү: 2023 елның 9 һәм 10 гыйнварында төнлә һәм иртән һава температурасы -31-36, урыны белән 41°ка кадәр җитә, 9-10 гыйнварда көндез һава температурасы -25..-30° булу көтелә.

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Гипотермиядән һәм салкыннардан саклану өчен урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.

Өшүнең төп куркыныч факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр куллану, шулай ук зәгыйфьлек һәм артык арганлык. Гипотермиядән саклану өчен берничә  кат кием киегез: җылы йон оекбашлар– алар дымны сеңдерәләр, аякларны коры тоталар, җылы бияләй, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнү кирәк.

Көчле салкыннарда ерак сәфәр һәм сәяхәтләргә чыкмау яхшырак. Автомобильләрдә юл-транспорт һәлакәтләре һәм проблемалар туу куркынычы кискен арта. Шоферларга үз иминлекләрен  истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булдырырга кирәк.

 

Кискен тукталырга ярамый: кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормозга берничә тапкыр басып, үзегез артыннан килгән машиналарга сигнал бирү зарур.

 

Өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү:

Туңсагыз- җылыныгыз, җылы бүлмәдә булырга, ашап алырга кирәк. Өшесәгез- табибка мөрәҗәгать итегез. Медицина ярдәме күрсәтү мөмкин булмаган очракта, аз гына яки көчле өшегәндә нишләргә? Зыян күрүченең киемнәрен салдырып, җылы кием киертегез, җылы юрган яки җәймәләргә төрегез. Тәннең өшегән урыннарына кагылмагыз!

- Җылы суда җылытыгыз.Су мемпературасы 40-42  градус булсын. Термометр булмаса, терсәгегезне тыгып карагыз. Кайнар булмаса, су температурасы яхшы. Өшегән урынны кызарганчы һәм сизү сәләте кайтканчы суга тыгып торыгыз. Өшегән урын савыт стенасына тиеп тормасын. Бит яки колак өшесә, җылы сөлге белән компресс ясагыз.

- Тире кызаргач, корытыгыз һәм чиста чүпрәк белән төрегез.

- Сыеклык эчегез. Спиртлы эчемлектән кала, барлык төр җылы эчемлек эчәргә мөмкин. Бу тән температурасын һәм кан әйләнешен яхшыртырга мөмкинлек бирә.

 

- Авыртуны баса торган препаратлар эчегез. Аспирин яки ибупрофен авыртуны баса һәм кан әйләнешен яхшырта.

 

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:

 

· хәмер эчемлекләре эчмәгез, урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз!

 

· балаларны ялгыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез;

 

· беркайчан да начар электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

 

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

 

Онытмагыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм үз гамәлләрен контрольдә тота алмый.

 

Бәла килеп чыга калса, Сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

"Ышаныч телефоны"  8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International