Гуманитар йөк исән-имин тиешле ноктага барып җитте, Аллага шөкер. Социаль челтәрләрдә төрле хәбәрләр йөргәнгә, бераз куркыткан иде
Машинаны төяп җибәрделәр. Шундый чакта халыкның бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынуына сокланырлык.
Бер дә таныш булмаганнар туганнардай якын булып бетте. Олысы-кечесе, баласы-чагасы махсус хәрби операция барган җирдә якыннары булганы, булмаганы әйберен китерә, аларны капларга тутырырга булыша, машинага төйи. Тормыш үзгәрде, кешеләр кырысланды, диләр. Юк икән шул. Кешеләрнең нинди киң күңелле булулары менә шундый чакта күренә.
Икенче көнне кичке якта телеграм каналдагы волонтерлар төркемендә гуманитар йөкнең урынга барып җитүе турында хәбәр басылды. Хәтта бер солдатның язмасы да бар: “Гуманитарка килде, рациядән миңа әйттеләр, иртәгә иртән барып алам”, – дип язган ул. Бу хәбәрдән соң рәхмәт сүзләре агылды. “Егетләр, волонтерлар, район хакимияте, шәһәр, район халкы, сезнең ярдәм бәһасез. Сез дә, без дә булмасак, кем булышыр?!” “Барыгызга да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Без инде пенсионерлар, әмма илебезнең ышанычлы кулларда булуына ышанабыз”. Әнә шундый сүзләр белән рәхмәтләрен белдерделәр.
Бераздан гуманитар йөкне озата барган “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновның видеоязмалары килеп иреште. Берсендә ул үзләре барган җирлектәге мәктәп директоры һәм балалар белән.
– Гуманитар ярдәмнән без мәктәпкә дә өлеш чыгардык, – ди ул һәм мәктәп директоры исеменнән район җитәкчеләренә, район халкына, волонтерларга, әфганчыларга олы рәхмәтен белдерә.
Икенчесендә махсус хәрби операция барган зонадагы Арча, Балтач, Казан егетләре белән. Алар да шулай ук “Җиңү өчен”, дип, рәхмәтләрен җиткерәләр.
Бу гуманитар йөк белән тимер мичләр китте. Аларны ясаучылардан Наласа авылы егетләре Раил Мөхетдинов һәм Рөстәм Сабиров белән элемтәгә кердек. Алар белән таныш идем инде. Тамада, гармунчы, җырчы, матур итеп мәҗлесләр алып баручы егетләр бу. Әмма Раил белән Рөстәмнең төп эшләре, шөгыльләре бөтенләй икенче.
– Махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен бик күп мичләр ясап биргәнсез икән, – дим.
– Әйе, тимердән төрле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнәбез. Безгә волонтерлар группасыннан чыктылар, тимер мичләр кирәклеге турында әйттеләр. Рөстәм белән киңәшләштек тә, алындык. Мөмкинлек булганда ничек инде ярдәм итмисең?! Андый изге эш бәрәкәтен дә бирә ул. Тиз арада биш мич эшләп бирдек. Алары алдагы гуманитар ярдәм белән китте. Волонтер Юля яңадан безгә чыкты. Тагын 15 мич кирәклеге турында әйтте. Рөстәм белән уртага салып сөйләштек тә риза булдык. Эштәге егетләр дә каршы килмәде. Акчасын бирәбез дигәннәр иде. Алмадык. Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен, – дип җавап бирде Раил.
“Союз-Строй” ширкәте дә бу эштән читтә калмаган. Җитәкчесе Динар Төхфәтуллин әйтүенчә, оешма 21 мич ясап биргән.
– Иске газ баллоннарын җыйганнар. Шуларны китерделәр дә, безнең эретеп ябыштыручылар алардан мичләр ясады, – диде ул. – Үзебездә эшләгән ике егет мобилизацияләнгән иде. Аларга акчалата ярдәм күрсәттек. Аккумуляторлар сорадылар, аларны бирдек. Кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз.
Гуманитар йөк белән киткәннәр кайтып та җитте.
– Барлыгы 3100 километр юл уздык. Барганда йокламадык та. Исән-имин проблемаларсыз барып җиттек. Егетләр белән очрашып аралаштык. Арча районыннан булганнарның да кайберләрен күрдек. Сагыналар, – диде Дамир Шакирҗанов. – Адреслы посылкаларны шунда булганнарга тапшырдык. Башкалары үз җайлары, шундагы тәртип буенча алачак. Минем фикерем – ничәне булса да, посылкаларны адреслы итеп җибәрергә кирәк.
– Фейклар бик күп. Күбесе дөреслеккә туры килми. Яшәү шартлары начар түгел. Тыныч булмаган урында төрле чак була торгандыр, анысы. Җирле халыкның да безнең солдатларга мөнәсәбәте начар түгел. Ашарга-эчәргә җитә, шулай да өйдән килгән ризык аларга якын. “Ватан” агрофирмасы” ширкәте колбасалар биреп җибәргән иде. Мансур абый күчтәнәче, дип өләштек. Мансур һәм Илнар Әхмәтовларга рәхмәтләрен җиткерергә куштылар, – диде Илнур Яруллин. – Нәрсәгә бардыгыз, дигән сорау бирәләр. Монда кайткач, хатыннары миңа шалтыратып, елый-елый рәхмәт белдерәләр, йөзләрен күрәсе килә, ул фотолар безгә алтын бәясенә тиң, дип, фотоларны сорыйлар. Шуларны ишетү үзе йөрәккә рәхәт.
Махсус хәрби операция барган зонадан кыска ялга кайткан Орнашбаш егете Раят, Арча станциясеннән Айдар, Илгиз белән очраштык. “Анда булган һәр кешене шулай кыска ялга кайтарачаклар”, – диде Илгиз. Егетләр район биргән “УАЗ” машинасы белән китәчәкләр. Машинаны егетләргә район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.
– Исән-сау кайтыгыз. Сез гаиләләрегезгә, безгә бик кирәк, – диде ул.
– Әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз өчен үзегезне саклагыз, – дип өстәде әфган сугышында булган Илнур Яруллин.
– Сез дә безнең турында онытмагыз. Сезнең ярдәмегезне тоеп, теләкләрегезне ишетү безгә көч-куәт, яшәү дәрте бирә. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, – диде Илгиз.
Илгиз, Айдар, Раяттан рәхмәт сүзе:
Хөрмәтле райондашларыбыз, районыбыз башлыгы Илшат Нуриев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов! Сез безнең үтенечебезне берсүзсез канәгатьләндердегез. Безгә, мобилизацияләнгән егетләргә, яу кырында яраланган сугышчыларны тиешле урыннарга чыгару өчен машина белән ярдәм иттегез.
Безгә зур булышлык күрсәткән, машинаны төзекләндерү өчен бөтен кирәк булган запас частьларны бушка биргән шәһәрдәге автосервислар, махсус автозапчастьлар кибетләре хуҗаларына, юлга бензин белән тәэмин иткән “Водоканал-Сервис”, “Жилкомбытсервис”, идарәче компания һәм башка оешмалар җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Шулай ук ярдәм күрсәткән бөтен җитәкчеләргә, туганнарга, дусларга, күршеләргә, гомумән, бөтен район халкына чиксез рәхмәтлебез.
Ә без үз чиратыбызда илебез алдындагы бурычыбызны намус белән үтәрбез дип ышандырабыз. Сезнең безгә күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Исән-сау булып, җиңүләр яулап, очрашулар насыйп булсын, дип без кабат ерак юлга кузгалабыз.
Гөлсинә Зәкиева