Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

9 гыйнварда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…»)  дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмамланды.

Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйге 2022 елның 23 декабреннән башланды. 4 гыйнварга кадәр фотолар кабул иттек. 5-8 гыйнвар көннәрендә сайтта урнаштырылган фотоларга тавыш бирү этабы барды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең барлык филиалларында барган әлеге бәйгедә шәхси йортлар һәм  оешмалар катнашты. 

Арча районы буенча бәйгедә Яңа ел алдыннан бизәлгән ишегалларының фотоларын 57 катнашучы җибәрде. Алар арасында шәхси ишегаллары, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учаклары бар. Балалар бакчалары арасында иң күп тавышны (787) 11нче балалар бакчасы, мәктәпләр арасында 6нчы мәктәп (776), мәдәният учреждениеләре арасында Курса-Почмак мәдәният йорты (220) җыйды. Шәхси хуҗалыклар арасында һәм бәйгенең төп җиңүчесе буларак Яңа Кенәр авылыннан Галәветдиновлар гаиләсе танылды. Алар өчен 807 тавыш тупланган.

Яңа Кенәр авылыннан Наилә Галәветдинова бүген үзе генә гомер итә. Өч кызы, бер улы бар. Алар бар да башлы-күзле. Наилә ханым тугыз онык өчен яраткан әби. Балалары ялларга һәм бәйрәмнәргә әниләре янына җыела. Галәветдиновларның капка төбе һәм йорт тирәсе быел әллә каян балкып матур булып күренеп тора. “Болай ук итеп бизәгән юк иде. Кар күп яуган бер атнада икенче кызым белән киявем капка төбен шулай матурлап куйдылар”, – диде Наилә ханым.

Һәр атна саен әниләре янына Казаннан кайтучы Гөлгенә белән Рифат әлеге эшкә уйнап кына тотына. “Иртән торып чыксам, Рифат чыршы ясыйм дип кар өеп куйган. Чыршы ясаганнан соң, Кыш бабайны ясыйсы килде. Аннан соң улыбыз Исламның яраткан мультфильм геройлары “Смешарики”дагы Куян һәм Миньонны да ясарга булдык. Яңа елга вакытларны санаучы сәгатькә дә урын калды”, – дип уртаклашты Гөлгенә ханым.

Тормыш иптәше Рифат белән һәр эшне шулай бергәләп киңәшләшеп эшли алар. Алты яшьлек уллары Исламда да матурлыкка, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Бер чыршы ясап куябыз дип кенә тотынган эшләренең районкүләм җиңү яулавына чиксез шат алар. “Арча хәбәрләре” сайтыннан бәйге башлану турындагы игъланны 3 гыйнварда гына күреп ала һәм үзенең социаль челтәренә урнаштырып, бәйгедә катнашырга теләген белдерә Гөлгенә ханым. Фотолары сайтка 4 гыйнвар көнне иң соңгы булып куела.       

Бәйгенең район этабында катнашып, җиңү яулаган әлеге капка төбе фотосы республика этабында катнаша. tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында тавыш бирүнең республика этабы бара. 14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнә. Җиңүчеләр 14 гыйнварда “ТАТМЕДИА” АҖнең рәсми сайтында һәм “ТАТМЕДИА” АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк.

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International