Яңа елның алтынчы көнендә “Казансу” паркында оештырылган гаилә бәйрәменә иң оста тимераякта шуучылар җыелган иде
“Әти, әни һәм мин – боздагы гаилә” (“Папа, мама, я – ледовая семья”) дип аталган чарада барлыгы сигез гаилә катнашты: Шакировлар, Кәбировлар, Резвановлар, Хәйретдиновлар, Сабитовлар, Шәмсетдиновлар, Хәйруллиннар һәм Заһидуллиннар.
Спорт бәйрәмен оештыручы Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров сүзләренчә, мондый ярышларны уздыру инде күптәнге хыял булган. “Быел беренче тапкыр оештырылганлыктан, бәйрәмнең катнашучылары үзебездә хоккей белән шөгыльләнүче укучылар һәм аларның әти-әниләре булды. Тик әлеге бәйрәмне традициягә әйләндереп, районыбыз халкын күбрәк җәлеп итәсе килә. Бу уеннарның максаты – гаилә белән саф һавада вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру”, – диде ул.
Бәйрәмдә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров та катнашты. Барлык катнашучыларны яңа ел белән котлап, югары үрләр һәм яңа җиңүләр теләде ул. Уен барышын күзәтеп, һәр катнашучы өчен җанатып торды.
Спорт бәйрәмендә ярышлар милли уен йолалары белән үрелеп барды. Мәсәлән, тимераяк кигән килеш кашыкка йомырка куеп чабу сабантуе мизгелләрен хәтерләтте. Уеннар барысы да ачык һавада боз өстендә узды. Гаиләләрнең спортта булган осталыгын күрсәтеп кенә калмыйча, әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтне, бердәмлекне ныгыту бәйрәме дә булды әлеге ярышлар.
Бирегә җыелган спорт сөючеләрне 30 градуска якын суык та куркытмады. Ә туңганнар өчен җылы коймак белән кайнар чәй әзер иде.
Катнашучылар төрле сынаулар аша үтеп, билгеле бер аралыкны вакытка узды. Шулай ук һәр гаиләдән бер бала тизлеккә тимераякта ярышты. Эстафетаның һәр тукталышында судьялар бәя биреп торды.
Барлык ярышлардан соң Арчадан Сабитовлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Икенче урынны Хәйруллиннар, өченче урынны Шакировлар гаиләсе яулады. Катнашучыларга баллы күчтәнәчләр, җиңүчеләргә медальләр тапшырылды.
“Спортта кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Иң мөһиме – катнашу. Әмма җиңүгә омтылыш һәркемдә булырга тиеш. Бүгенге уеннарда барлык гаилә дә бик матур ярышлар күрсәтте. Алдагы елларда әлеге бәйрәмебезне тагын да киңәйтеп, тагын да яхшырак итеп уздырырбыз дип планлаштырабыз”, – дип төгәлләде спорт бәйрәмен Илһам Шакиров.
Гөлнур Миннебаева