Арча стадионында традицион итекле хоккей турниры уза. Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була, чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр үткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Арча Арена“ Боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы Спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.
Быелгы турнирда командалар саны тагын да арткан. Традиция буенча ел да катнашып килүче район хакимияте, мәгариф идарәсе, спорт мәктәбе, эчке эшләр бүлеге командаларына Казаннан кайткан кунаклар һәм көрәшчеләр командалары да өстәлгән.
Нәтиҗәләр:
Быелгы турнир кубогына полиция хезмәткәрләре командасы лаек булды
2нче урында – мәгариф идарәсе
3нче урында – “Арча“ спорт мәктәбе
4нче урында – көрәшчеләр командасы.