Рәхмәт әйтергә өйрәнегез

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Узган якшәмбедә Арча сәнгать мәктәбендә елдагыча зур итеп Раштуаны билгеләп үттеләр.

Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләре дә килгән иде. Башта Раштуа концерты гөрләде, аннан чиркәү каршындагы якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштерелгән күренеш карап хозурландык. Сәхнәдә дә балалар белән беррәттән өлкәннәр дә чыгыш ясады. Чын күңелдән бирелеп карап утырдык. Искиткеч тамаша булды ул. Шуңа игътибар итми мөмкин түгел, ул елдан-ел камилләшә бара. Монда, һичшиксез, оештыручыларның хезмәте зур.

Концертны “Рус җыры” халык вокаль ансамбле башлап җибәрде. Алар сәхнәгә чыгып җырлый башлау белән тирә-юньне бәйрәм рухы чорнап алды. Бу ансамбль тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итә, аңа чын бәйрәм ясый белә. Ә котлау сүзе белән Лин атакай чыкты.

– 2000 еллар элек булган бу хәл, – дип котлау сүзен гыйбрәтле хикәя сөйләүдән башлады ул. – Бер гаиләдә хатын дини булган, балаларын да дингә тарткан, ә менә ире ышанмаган. Бервакыт ул үзе генә өйдә калган. Шунда ир тәрәзәгә нәрсәдер килеп бәрелгәнгә игътибар иткән. Чыкса, тышта буран купкан булган һәм буранда кая барырга белмичә кыргый казлар очып йөри икән. Шуларның берсе тәрәзәгә килеп бәрелгән булган. “Бу көндә үләләр бит инде болар. Ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк”, – дип уйлаган ул. Буран туктаганчы сараена кертеп торырга булган. Тик ничек тырышса да, казлар сарайга кермәгән. Шунда ул үзенең бер казын ала да тегеләр янына җибәрә. Шуңа ияреп кенә казлар сарайга юл ала. Ир шунда әлеге казлар кебек сукыр булганлыгын һәм дөрес юлны күрсәтү өчен диннең кирәклеген аңлый.

– Яхшылыкны гына күрә белегез, изгелек кылыгыз, гади кешеләр бәхете турында онытмагыз. Бәйрәм белән сезне, – диде шушы гыйбарәне дәвам итеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.

Үзәк мәчеттән Әсхәт хәзрәт тә христианнарны Раштуа бәйрәме белән котлады.

Бәйрәм җырлар, биюләр белән дәвам итте, бүләкләр ияләрен тапты. Раштуа бәйрәме дөньясына күңелле сәяхәт кебек булды ул. “Рус җыры” үзенең җырлары белән шул дөньяга алып кереп китте. Ринат Бариев көчле тавышы белән яраткан җырын сузды. “Ар-и-Эль” бию коллективы дәртле биюләре белән шатландырды. Аларны балалар алыштырды. Жасмин Миңнуллина (җитәкчесе Альбина Фатыйхова), Ильвина Мәхмүтова, Салават Рәхимов, Аделина Нуретдинова, Ольга Кочурова (Гөлнара Гәрәева) чыгышлары искиткеч иде. Нинди талантлы балалар үсеп килә! Алып баручылар Ильяс Ибатуллин, Алиса Гаранинага сокланып утырдык. Бәйрәмне оештыручы, сценарий авторы, тынгы белмәс талант иясе Валентина Гаранинаның “Тормышка һәр нәрсә өчен рәхмәт әйтергә өйрәнегез” дигән шигыре дулкынландырды.

Концерттан соң сәхнәләш-терелгән күренеш башланды. Аны якшәмбе мәктәбендә укучылар әзерләгән иде. Бик матур килеп чыкты ул. Һәм аның ахырында да яхшылык, изгелек җиңеп чыкты.

Моның белән генә дә тәмам-ланмады Раштуа бәйрәме. Ул чыршы янында дәвам итте. Балалар җырлап чыршы тирәли әйләнделәр, уйнадылар, биеде-ләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Вероника Капралова раштуа чыршы бәйрәмен оештыруга көчен генә түгел, күңел җылысын да биргән.

Ә балаларны шатландырып, аларга бүләкләр әзерләүдә “Тайд-Фойл” ширкәте (җитәкчесе Айдар Закиров), “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте (Илһам Сабиров), “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәте (Рүзәл Гәрәев), “Энергосервис” ширкәте (Рамил Әхмәтгалиев), “МСО” ширкәте (Зиннур Гарифуллин), Арча сөт комбинаты (Минтимер Минһаҗев), балык хуҗалыгы (Илшат Әшрәфҗанов), “Газстройгарант” ширкәте (Руслан Хәмитов) ярдәм иткән.

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International