Кичке сәгать 7 тулганда Арча стадионына Үзәк чыршы янына төшеп киттек 31нең киче
Сәгать 7дә башланасы булса да, 2022 елны озату-күңел ачу киченә әле халык җыелмаган иде. Сүз 31 декабрь киче турында бара.
.jpg)
Көн салкын түгел, җылы итеп киенсәң, рәхәт кенә. 7 тулып киткәч, сәхнәгә Яңа ел тамашасын алып баручылар мәдәният хезмәткәрләре Лариса Васильева белән Рамил Мөхетдинов чыктылар. Яңа ел котлаулары, күңелле музыкалар башлангач, халык та җыелып өлгерде. Кар кызы белән Кыш бабай, Куян, Юлбарыс геройлары бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрделәр. Эстафетаны җырчылар кабул итеп алды. Алар җырлап торды, тамашачы биеп, күңелен ачты. Аңлыйм, кайберәүләрнең җылы өеннән чыгып китәсе килми. Әмма чыгарга, мондый күңел ачу бәйрәмнәренә килергә кирәк.
Халык белән бергә бәйрәм итеп, биеп, җырлап, өеңә күңелләр үзгәреп, яхшы кәеф белән кайтуларга ни җитә!
Ул җырчылар берсеннән-берсе оста. Расих Галимҗанов “Әй, гомер” җырын җырлап җибәрде, минутлар эчендә халык сәхнә янына җыелды. Һәм Расих белән бергә күңелдән дә, кычкырып та җырлады.
Әле генә кергән идек
Шау чәчәкле язларга,
Шул чәчәкләр кай арада
Әйләнделәр алмага...
Тәгәрәшкән алмаларга
Күбәләктәй кар ява.
Әй, гомерем, нишләвең бу,
Ашыгасың кайларга?
(“Әй, гомерем” җыры)
Әйе, кай арада?! 2022 елга әле генә кергән идек бит! Инде менә 2023 елга атлыйбыз. 2000 елны “коммунизм була” дип зур өметләр белән көткән идек. Инде шуның 22 елы үтеп тә киткән, ә “коммунизм” һаман күренми, ә хәзер совет чорында “коммунизм” булган ич инде диючеләр бар. Ярый хуш, фәлсәфәне калдырыйк, әнә Данис Гайфуллинны күр син, җырлап, ничек халыкны кыздыра. Биемичә түзеп кара!..
Гомерне ашыктырабыз бугай...
Кырык эшне кырык якка ташлап
Башла баштан узган гомерне...
(“Гомерне ашыктырабыз бугай” җыры)
Ашыктырмаска иде гомерне! “Кырык эшне кырык якка ташлап”, – дия-дия җырлап биеде халык. Бәйрәм әнә шуның өчен дә кирәк ул. Гадәти тормыш, эш белән генә түгел, күңелне дә күтәрә белсәң яхшы. Ә, бәйрәмнәр оештырып, алдыңда биеп-җырлап, сөйләп торучылар булганда мондый кичәләргә, концерт-театрларга йөрергә кирәк. Акчаң булса йөрерсең, дияр кайберәүләр, шөкер, менә мондый халык бәйрәмнәре бушка оештырыла. Рәхмәт оештыручыларга, үзешчәннәргә. Күрче, Үрнәктән яшь егет Илназ Әскәровны! Ничек матур җырлый. Илназны тыңлый-тыңлый әтисе, көрәшчеләр тренеры Илүс Әскәров белән сөйләшеп тордык. “Илназ институтта укый. Көрәшә. Җырлар яза башлады. Сүзләрен дә үзе яза”, – дип сөйләде ул.
Балалар үзе бер дөнья. Арчадан Жасмин Миңнуллина җырлап җибәрде, исебез китеп тыңладык. Нинди сәләтле балалар үсә! Исән-сау булып, үзе теләгән үрләргә ирешергә насыйп итсә иде! (Рәсемдә әнисе белән).
Сүзне озакка сузмас өчен шушы урында нокта куям. 31нең киче турында озак сөйләп була. Язу бер нәрсә, ә бәйрәмнең үзендә катнашу – бөтенләй икенче. Аның үзендә булырга кирәк. Хәер, Яңа елны каршылау кичләре күп булыр әле, күп булсын иде!
Резедә Хәкимҗанова