Туй яңа 2023 елның иң салкын көннәренең беренчесенә үк туры килде.
Шулай яңа ел үзенең салкыннары белән бергә шатлыкларын да алып килде. Кемнәрнеңдер балалары туды, кемнәрдер яңа фатирга күчте, гашыйклар туй балдаклары алышты. Нәрсә генә булмасын, кыенлыклар, югалтуларга да карамастан, тормыш үз агымында дәвам итте.
– 6 гыйнварда Арчада беренче пар язылышты, – дип хәбәр итте безгә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова.
Ул көнне Арча шәһәренең Көнбатыш бистәсендә яшәүче Алмаз Әхмәтҗанов Үрнәк бистәсеннән Гүзәл исемле кызны алып кайтты. Тагын бер гаиләгә нигез салынды.
Туй бик салкын көнгә туры килде. Әмма яшьләрне ул гына куркытамы соң? Күңелле итеп кызны “сатып алу” йоласын да үткәргәннәр, җырлаганнар да, биегәннәр дә. Табигатьтә фотоларга да төшкәннәр. Тирә-юнь ап-ак кар, керфекләрне ап-ак бәс сарган, килен ап-ак күлмәктән... Матур! Кая монда салкынны тоясың. Аларны бер-берсенә булган мәхәббәтләре җылыта.
Ә аннан яшьләр ЗАГС бүлегендә балдаклар алышкан, гомер буе бергә иңне-иңгә куеп атларга вәгъдәләр бирешкән. Соңыннан ресторанда өстәл тулы сый артында, дуслар, туганнар белән бик күңелле туй мәҗлесе үткән.
Алмаз, Гүзәл, барлык газета укучылар исеменнән котлыйбыз сезне. Бәхетле булыгыз!