Арсен – яңа елда туган беренче бала

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Арчада 2023 елның беренче баласы бик көттереп 8 гыйнварда гына дөньяга килде.

Бәхетле ана – Казанбашта яшәүче 1993 елгы Эльзира Габдрахманова. Яңа ел башында ул ире Русланга әнә шундый зур бүләк ясады. Бала гаиләгә бәхет, шатлыклар гына алып килсен.

Арча район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә 8 гыйнвар көнне иртәнге унынчы яртыда шалтыраттым. Телефонны акушер Резеда Садыйкова алды. Бу елда бала тумадымы әле, дип сорадым.

– Туды, менә әлерәк кенә, 9 тулып 5 минутта. Малай. 3 килограмм 300 грамм. Буе 55 сантиметр. Анасы Эльзира Габдрахманова, – диде ул чын күңелдән, аның өчен сөенүен яшермичә.

Аннан телефонны Эльзираның үзенә бирде.

– Мине әле палатага да чыгармадылар. Баланы да бирмәделәр әле, – диде ул.

– Бик авыр булдымы? – дип гадәти әле генә бәбиләгән ханымнарга бирә торган сорауны бирдем.

– Куркытты. Әле дә кулларыма кадәр калтырый, – диде Эльзира.

Мин аның сөенечле елмаюын телефон аша да күрдем. Ана булудан да зур бәхет бар микән хатын-кыз өчен?! Беренче баламы, икенчесеме, бишенчесеме – анысы мөһим түгел.

– Безнең бу икенче балабыз. Олысы Риязга биш яшь. Ирем кыз көткән иде дә, менә тагын малай туды. Исән-сау гына булсыннар. Кем булса да барыбер.

– Нинди исем куярга булдыгыз?

– Арсен.

Бәхетле, гомерле бала булсын. Сабыйларын Эльзирага ире Руслан белән тигезлектә үстерергә язсын. Ә бәхетле әнине чын күңелдән котлыйбыз.

 

Гөлнур Вәдүтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International