Ә хоккей уйнауның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләп тә тормыйм. Аны һәркем беләдер.
Субаш атылар быел да хоккей ярышы уздыру традициясен бозмады. Дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Турнирда Субаш Аты, Кукмара районыннан Аш-Бужи, Әтнәдән Күәм һәм үзебезнең Яңа Иябаш командалары катнашты. Турнирны оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә, чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә.
– Барысын да авылдашлар белән киңәшләшеп бергә башкарабыз, – ди шушы авылның хоккей фанаты Илһам Шакиров. – Безнең команда районда да, аннан читтә үткән ярышларда актив катнаша. Ике ел рәттән Әтнә хоккей лигасын оттык, башка турнирларда да җиңгәнебез бар. Призга бирелгән акчаны башкалар кебек таратмыйбыз без, авыл кубогын үткәрү өчен тотабыз.
Имәндә икән чикләвек. Ә мин берәр зуррак иганәчеләре бардыр дип торам. Авыл халкының бу уенны үз итүләре әллә каян күренә. Бүген дә шугалакка олысы-кечесе җыелган. Һәр кергән алканы шаулашып алкышлыйлар. Менә кайда тәрбияләнә ул кече Ватанны ярату һәм горурлык хисе! Ә хоккей уйнауның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләп тә тормыйм. Аны һәркем беләдер.
Уенчы егетләр дә авылдашлары алдында сынатмады һәм кубокны читкә җибәрмәде. Икенче урын Аш-Бужи хоккейчыларында, Күәм егетләрендә бронза.
Рафил Әхмәдуллин