Мондый бәйгеләр бик кирәк

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры уздырылды.

Быел анда 52 спортчы катнашты. Әлеге турнирны оештыручы, башлап йөрүче – районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов.

– Безнең  районның шахмат буенча җыелма командасы көчле иде, – дип искә ала ул әлеге турнирны уздыра башлау тарихына тукталып. – Әмма хатын-кызлардан зур бәйгеләрдә катнаша алырлык шахматчыбыз юк иде. Шуның аркасында күпме җиңүләрдән мәхрүм калып килдек. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Айдар Рәшитов белән танышлар идек. Аның  кызы Гөлнара шахмат буенча Казан, республика чемпионы. Нигә аны үзебезнең командага чакырмаска? Әтисе дә, Гөлнара үзе дә каршы килмәде. Әмма бер атнадан Казан аэропортындагы фаҗигадә Гөлнарабыз һәлак булды...

Менә шундый моңсу истәлек. “Әлеге вакыйга һәммәбезне тетрәндерде, – ди Марсель Хәлилов. – Шунда талантлы якташыбыз истәлегенә шахмат турниры үткәрергә кирәк, дигән фикер туды. Менә быел аның тугызынчысын уздырдык“.

Баштарак Марсель Хәлилов әлеге турнирны үзенең шәхси биләмәсендә үткәрә иде. Тора-бара катнашучылар артты, анда гына сыймый башладылар. Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гариповага  рәхмәт, соңгы елларда турнир көллиятнең спорт залында уза. Спортчыларны ашханәдә тәмле ашлар белән сыйлыйлар, шартлар яхшы.

Гөлнараның әтисе Айдар Рәшитов турнирга ел да кайта. Ул үзе дә уйный, турнирның төп иганәчеләренең берсе. Кызлары истәлеген шулай хөрмәтләп саклаганнары өчен аларның гаиләсе арчаларга бик рәхмәтле.

Шахмат уенына яшь комачауламый. Әлеге турнирда катнашучыларның иң өлкәненә – 86, иң яшенә – 7 яшь. Барысы 24 кеше бүләк алды. Төп җиңүче – Кукмара районыннан 14 яшьлек Нурлан Хисмәтов. Гомумән, иң күп бүләк алучылар да шушы районнан иде. Ветераннар арасында беренчелекне алган Камил Шәймәрдәнов та Кукмарадан. Ул заманында колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе, район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән.

Шахматчылар арасында укучылар, укытучылар, эшмәкәрләр һ.б. һөнәр ияләре бар иде.

Мондый бәйгеләр шахмат уены белән кызыксынуны арттыра. Соңгы елларда район Советы депутатлары ярдәмендә мәктәпләрдә шахмат зоналары булдыру да шушы максатка юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International