Терлекчеләр бәйрәмнәрдә дә эш урынында

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Терлек асрап караган кеше генә аның мәшәкатьләрен яхшы белә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин яңа ел алдыннан алдынгы терлекчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Курса МТСы“ ширкәтеннән Нурия Гарифуллина, Ризәлә Гафурова, Ландыш Носкова, “Аю“ ширкәтеннән Гөлнар Гобәйдуллина, Марина Шамова, Людмила Әхмәдуллина, “Ташкичү“ ширкәтеннән Лилия Шәрәфетдинова, Люция Шакирҗанова, Нәзирә Хәйруллина, “Ашыт“ ширкәтеннән Гөлфия Хәби-буллина, Зәлилә Сираҗиева, Марсель Фәттахов, “Ашытбаш“ ширкәтеннән Рәмис Шиһапов, Илшат Гарәфетдинов, Салих Фалҗанов, “Заря“ ширкәтеннән Зоя Улыксанова, Ольга Яндалитова, Фәридә Вәлиуллина, “Кишет“ ширкәтеннән Рәзилә Абдуллина, Гөлнара Ибраһимова, Рәзилә Мәҗитова, “Тукай“ ширкәтеннән Таһир Хәкимов, Айсылу Исмәгыйлева, Илфат Гарипов, “Төрнәле–Пошалым“ ширкәтеннән Илсөя Әһлиева, Резеда Галәветдинова, Гөлгенә Шиһабиева бар.

Терлекче өчен ял да, бәйрәм дә юк. Сыерны вакытында ашатырга, вакытында саварга кирәк. Район башлыгы Илшат Нуриев Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә хуҗалыкларда булганда җитәкчеләргә, белгечләргә, терлекчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Фермаларда булып, эш шартлары белән кызыксынды.

Бу кышлату чорында азык белән кыенлыклар юк, ул җитәрлек әзерләнде. “Северный“ ширкәтендә хәзерге вакытта уртача көнлек савым – 27 килограммнан артык. “Яңарыш“та – 25,4, “Ашыт“, “Кишет“, “Игенче“ ширкәтләрендә 20 килограммнан югары.

“Кырлай“ ширкәтендә терлекчелектә зур үзгәрешләр бара. Сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Бозаулар тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 596 баш нәселле таналар кайтарылды. Яңа бозаулар торагы, бозаулату торагы төзергә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International