16 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бинасында "Законлы территория" республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Конкурста катнашу өчен сайлап алудан соң сигез номинациядә 40 җиңүче билгеләнде. Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе "Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга өлеш керткән өчен" номинациясендә җиңүче булды. Мәктәп директоры Мостафин Дилүс Фәрит улы планшетлы компьютер белән бүләкләнде. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Валерьевич Хохорин катнашты. Конкурсның төп максаты-Татарстан халкының законлылыкны һәм җинаятьчелекне профилактикалауга керткән өлешен тану.